tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада “1100 еллык” уңаеннан “Туган батыр” I Бөтенроссия турниры үтте
Алабугада “1100 еллык” уңаеннан “Туган батыр” I Бөтенроссия турниры үтте

Алабугада “1100 еллык” уңаеннан “Туган батыр” I Бөтенроссия турниры үтте

22-24нче июль көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча “Туган батыр” Россиякүләм турниры уза.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган турнир беренче тапкыр меңьеллык тарихка ия Алабуга шәһәрендә оештырылды.

Әлеге чараның рәсми ачылышы Алабуга шәһәренең борынгы Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда үткәрелде. Турнир Коръән-Кәримнән аятьләр уку белән ачылды, Изге Китапны Азнакай шәһәрендә узган Коръән уку бәйгесендә “Татар мәкаме” номинациясендә җиңү яулаган Нурислам хәзрәт Әбсәләмов укыды.

Аннары Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды һәм барлык катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, турнирны үткәрүнең әһәмияте хакында эчтәлекле чыгыш ясады:

– Бик күркәм, хәерле чарага җыелдык, дәвамлы булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар…” Сез Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен торгызуга сәбәпче булып торасыз. Хәдистә әйтелгән: “Аллаһка ышанучы һәр кеше өч нәрсәне: җәядән ата, атта атланып йөри һәм суда йөзә белергә тиеш”. Без сөннәтне торгызу нияте белән бүген Алабуга шәһәренә җыелдык. Әлеге чара барыбызны да берләштерүе белән үзенчәлекле…

Аннары турнирга җыелучыларны Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлык генераль директоры Гөлзадә Руденко тәбрикләде.

Алар турнирны уздыруның әһәмиятен спорт ярышы һәм җәядән ату сәнгатен киң җәелдерүдән кала, борынгы көнкүреш, тарих, мәдәният, милли мирасны саклауда күрүләрен һәм бу уңайдан Алабуга шәһәренең тарихи территориясе бик уңышлы сайлануын, ярыш киләсе елларда да дәвамлы булса иде дип теләкләрен җиткерделәр.

– Миңа Хәлим хәзрәт килде һәм җәядән ату буенча “Туган батыр” Бөтенроссия турнирын үткәрү тәкъдимнәрен җиткерде. Без аны бик уңай кабул иттек һәм барлык тәкъдимнәрне Алабуга хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев та хуплады. Мин аның киләчәктә дә дәвамлы булуын һәм традицион рәвештә Алабугада үтүен телим, – дип ассызыклады Гөлзадә ханым.

Рәсми ачылыштан соң балалар иҗат коллективлары, сәнгать әһелләре, милли мирас һәм фольклор ансамбльләренең чыгышлары булды. Тамашачылар “Туган батыр” гимны астында балаларның биюен, “Алпар” төркеменең чыгышларын яратып карады.

Җәядән ату буенча Алабуга шәһәрендә оештырылган турнирда катнашу өчен кунаклар Дагыстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Әстерхан, Самара өлкәсеннән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстанның күпләгән район-шәһәрләреннән килде. Россиянең төрле төбәкләреннән килеп, җәядән ату буенча спорт федерациясен тәкъдим итүче осталардан тыш, беренче тапкыр катнашучыларның, балаларның күп булуы да сөендерде. Көн дәвамында барлыгы 65 кеше уктан атып ярышты. Алар һәрберсе якынча йөз тапкыр уктан атты, хөкемдарлар аларны 9 дисциплина буенча бәяләде һәм баллар язды.

Турнирны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга шәһәре һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы хакимияте, Казан шәһәренең «Туган авылым» милли комплексы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма; «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе оештырды.

Бөтенроссия турнирына килүчеләр җәядән ату турнирында көч сынашучыларны караудан тыш, интерактив зонада, ярминкәдә, балалар һәм өлкәннәр өчен узган мавыктыргыч мастер-классларда катнашты, учакта әзерләнгән хәләл пылаудан авыз итте.

Кич белән, көн сүрелгәч, ачык һавада Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” мөселман телеканалы тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан төшерелгән “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмының премьерасы күрсәтелде.

Җәядән ату буенча “Туган батыр” I Бөтенроссия турнирының җиңүчеләре:

“Мастерлар” (ир-атлар):

  1. Салават Юлбердин (Башкортстан);
  2. Айнур Ярмөхәммәтов (Башкортстан);
  3. Хөрмәт Таһиров.

“Беренче тапкыр катнашучылар” (ир-атлар):

  1. Раил Галиуллин (Башкортстан);
  2. Камил Шәрәфетдинов (Алабуга);
  3. Илһам Мифтиханов (Алабуга).

 

“Мастерлар” (хатын-кызлар):

  1. Алия Ишморатова (Башкортстан);
  2. Лиана Ихсанова (Башкортстан);
  3. Динә Вәлиева (Башкортстан).

“Беренче тапкыр катнашучылар” (хатын-кызлар):

  1. Анна Стрельник (Казан);
  2. Ольга Гартвич (Самара);
  3. Ләйсән Абдуллина (Уфа).

 

“Балалар”:

  1. Батыр Хәйретдинов (Башкортстан);
  2. Данияр Заһретдинов (Уфа);
  3. Батырхан Гайсин (Башкортстан).

http://dumrt.ru/news/news_27877.html

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*