tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XIV Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачылды
Казанда XIV Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачылды

Казанда XIV Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачылды

23 июльдә, Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган XIV Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы башланды. Нәзарәттә узган тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашып, яшьләргә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул, картлык килгәнче, яшьлекнең кадерен белергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, яшьләр дөньяны алга алып бара. Яшь кешенең гыйбадәте дә карт кеше гыйбадәтенә караганда югарырак һәм кыйммәтлерәк санала. Камил хәзрәт, яшьлекне ресурс буларак билгеләп үтеп, мисалга яшь килеш бик нәтиҗәле эшләп, зур уңышларга ирешкән дин галимнәрен китерде – Габденнасыйр Курсавига, Имам Суютига үзләренең мәшһүр хезмәтләрен язганда, нибары 21 яшь булганлыгын хәбәр итте. Мөфти шулай ук Коръәннең тулы язма текстын төзүдә актив катнашкан, алай гына түгел, Мөхәммәт пәйгамбәрнең ﷺ абруйлы сәхәбәләре тарафыннан махсус комиссия җитәкчесе итеп куелган Зәйд ибн Сабитны да искә алды.

Тантаналы чарада шулай ук мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россиядә Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин,  Казан шәһәре Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җаббарова, мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады.

Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, форум «Үткәннәрне дәвам итеп – киләчәккә» шигаре белән уза, ә Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу факты тарихка карата кызыксыну уятырга тиеш. Ул форумда катнашучыларны буыннан-буынга дин галимнәреннән һәм ата-бабаларыбыздан килгән традицион кыйммәтләргә иярергә чакырды. “Дин галимнәре тарафыннан башкарылган эшләр традицияләребезне саклау өчен нигез булып тора”, – дип белдерде Рәфыйк хәзрәт.

Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җәббарова, тормышыбызның максаты Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү икәнлеген билгеләп үтеп, бу юлдагы иң җиңел ысулны күрсәтте. Ул да булса, социаль проектлар белән эшләү. Форумда мөселман яшьләре бу проектларны оештырырга өйрәнәчәк тә инде. Аның фикеренчә, Аллаһ күпсанлы мөмкинлекләр бирә, ә форум һәм проектлар һәркемнең тормышын үзгәртә ала. Форумда Әлфия Җәббарова берничә ел дәвамында тупланган кыйммәтле тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

«1100-еллык форумы» үзе 23-31 июлендә Болгарда палаткалар шәһәрчегендә уза. Форумда катнашу өчен 150ләп егет һәм кыз Казахстан һәм Мисыр кебек чит илләрдән, Татарстаннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Оренбург, Екатеринбург, Тубыл һәм Чабаксардан, Кемерово, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән, Самара, Новосибирск, Волгоград, Ижау, Пермь, Уфа, Чиләбе, Первоуральск һәм башка шәһәрләрдән килде.

Җыенны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Форумның Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган булуын исәпкә алып, тарихи һәм дини өлкәләргә зур игътибар бирелә. Моннан чыгып, җыен программасы тарихи, дини һәм проектлау блокларыннан тора.

Форумның төп максаты – җыенда катнашучыларга Идел буенда һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни-танып белү лекцияләре, Болгар җиренең истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр аша Идел буе Болгары халыклары тарихы һәм мәдәнияте кыйммәтләрен җиткерү. Форумның төп бурычлары: Россиядә һәм Идел буенда Ислам тарихы турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү; яшьләрнең шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту; ата-бабаларыбыз турында яңа тарихи фактларны белү аша гомумкешелек мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрне үстерү; туристик, туган якны өйрәнү һәм башка эшчәнлеккә җәлеп итү.

Моннан тыш, мөселман җыены Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы да булачак, ягъни яшьләрне Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәтәчәк: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге — социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу.

Форумда катнашырга теләк белдерүчеләрдән килгән социаль проектлар исемлеге шактый зур һәм төрле: моңа кадәр үз халкыңның тарихын һәм туган телен өйрәнү; мөселман яшьләр мохитен үстерү һәм ныгыту; мөселман гаиләсе; балалар һәм өлкәннәргә рухи, интеллектуаль һәм физик тәрбия бирү; хәйрия оешмалары эшчәнлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм актив катнашу кебек өлкәләрне колачлый. Яшь мөселманнар шулай ук спорт уеннары һәм очрашулар кысаларында мөселманнарның берләшүе; сәяхәтләр һәм сәфәрләр аша тулы канлы шәхес тәрбияләү; мөселман балалары өчен хәләл ял оештыру; тарихи күзлектән чыгып ислам кыйммәтләрен популярлаштыру; метро станцияләрендә һәм вокзалларда тәһарәт алу бүлмәләрен ачу; университетларда һәм Казан мәктәпләрендә намаз уку бүлмәләрен булдыру һ.б. темаларга кагыла. Социаль проектларның тулы бер блогы дин нигезләрен өйрәнүгә; Кәлам Шәрифне аңлау максатыннан, гарәп әдәби телен өйрәнүгә һәм үзләштерүгә; мөселманнарның көндәлек тормышына Коръәннән Аллаһның нәсыйхәтләрен кертүгә багышланган өлкәләр алынган иде.

Соңгы атналарда мөселман яшьләре тагын берничә дистә проект тәкъдим итте: алар арасында мәетне җирләү чараларын үткәрүдә шәригать кагыйдәләре буенча белемнәрне арттыру; сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү буенча эшчәнлекне камилләштерү; сәламәтлекне ныгыту һәм хатын-кызларның психологик иминлеген тәэмин итү; ислам кыйммәтләре нигезендә финанс грамоталылыгына өйрәтү; ятимнәргә ихластан игътибарлык күрсәтү һәм яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәтен үстерү; исламда гаилә мәктәбе; мөселман балалар ялын оештыру; Казан хастаханәләрен хәләл ризык белән бушлай тәэмин итү; балаларны хезмәт, нәсыйхәт белән тәрбияләү кебек темалар өстенлек итә.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. Дөньякүләм танылган шәехләрнең һәм мөгаллимнәрнең дәресләрен тыңлау яшьләрнең дини һәм тарихи белемнәрен баетачак. Лекцияләр һәм практикумнар шәхси социаль проектларны оештырып җибәрергә ярдәм итәчәк. Форумда мөселман яшьләре яңа дуслар һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба алачак.

Җыенда педагогика фәннәре докторы, Әл-Әзһәр университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч, шәех Хамделлаһ Хафиз Ибраһим (Мисыр, Каһирә); Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге җитәкчесе урынбасары, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча ресурс үзәге эксперты, К(И)ФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җаббарова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*