tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әдәбиятка шигърияттән килдем мин”
“Әдәбиятка шигърияттән килдем мин”

“Әдәбиятка шигърияттән килдем мин”

19 декабрь көнне ТР Язучылар союзының Тукай әдәби клубында язучы Галимҗан Гыйльмановның “Тәкъдиргә юл” һәм “Илекәй батыр” китапларын презентацияләү кичәсе узды.

Кичәгә җыелган кунаклар арасында мәшһүр язучылар, галимнәр, студентлар, артистлар, авторның туганнары, дуслары һәм, гомумән, әдәбиятка битараф булмаган кешеләр җыелган иде.

Язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият белегече, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Галимҗан Гыйльманов Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында туып үсә. “Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабич туган авылда туып үсү, белем алу миңа зур этәргеч булды”, дип сөйләде автор.

Кичәдә беренче итеп сүз әдәбият галиме Фоат Галимуллинга бирелде. Автор турында галим: “Ул шагыйрь, шагыйрь-җырчы, теоретик, әдәбият белгече, публицист, драматург һәм прозаик. Галимҗан Гыйльмановның әсәрләрен уку өчен көчле нерв системасына ия булу кирәк, чөнки ул бик оста итеп психологизм алымнарын, гомумән, укучыга тетрәндергеч тәэсир ясый ала торган сирәк язучыларның берсе”,- дип сөйләде.
IMG_0988
Галимҗан Гыйльманов мәктәптә укыганда, сыйныфта 20 бала һәм шуларның дүртесе, вакытлар узу белән, Язучылар берлеге әгъзалары булуын әйтте. “Аларның өчесе Башкортстан Республикасы Язучылар берлегендә, ә берсе – мин, монда, Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә”, – диде.

“Гомумән, әдәбиятка шигърияттән килдем мин, ә соңыннан укытучым Хатип Госман миннән әдәбият белгече тәрбияләп үстерде”, – дип сөйләде автор.

Кичәдә Галимҗан Гыйльманов сүзләренә язылган күп кенә җырлар башкарылды, авторның шигырьләре, хикәяләре укылды.
Тәнкыйтьче Алсу Шәмсутова Г.Гыйльмановның проза жанрлары әсәрләренә Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары хас, дип сөйләде. Язучы иҗатында постмодернизм, экзестенциализм этапларының формалашуы турында бәян итте, Гыйльмановны Орхан Памук белән чагыштырды.

“Заман сүз сорый” (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре), “Тозлы яңгыр”, “Татар мифлары” (1нче һәм 2нче том), “Көмеш тарак” (балалар өчен пьесалар), “Албастылар”, “Китек ай”, “Оча торган кешеләр” – бу Галимҗан Гыйльманов тарафыннан иҗат ителгән әдәби җәүһәрләрнең бер өлеше генә, хәзер әлеге исемлеккә укучыларын сөендереп өр-яңа 2 китап өстәлде.

“Тәкъдиргә юл” китабы 40лап хикәяне үз эченә алган җыентык, монда автор тарафыннан интеллектуаль яктан ныгыган, укучыларның күңеленә хуш килерлек әсәрләр тупланган. “Илекәй батыр” китабы сабыйлар өчен язылган әкиятләр тупланмасы шулай ук балаларга һәм аларның ата-аналарына сабыйларын тәрбияләүдә үзенчәлекле бер әсбап булып тора.

Кичәгә җыелган тамашачылар Галимҗан Гыйльманов тарафыннан оештырылган гүзәл бәйрәмгә битараф калмадылар. Автор чыгыш ясаган кунакларга теләкләр язып, яңа китапларын бүләк итте. Әдәби кичә кешеләр күңелендә якты бер мизгел, хатирә булып озакка уелып калыр, дип уйлыйм.

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*