tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәбиятыбызның ак йөзе: Шәйхи Маннурның тууына – 110 ел
Әдәбиятыбызның ак йөзе: Шәйхи Маннурның тууына – 110 ел

Әдәбиятыбызның ак йөзе: Шәйхи Маннурның тууына – 110 ел

Татарстанның Мамадыш төбәге күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур туган ягы. Якташлары аның юбилеен каршы алырга әзерләнә.

Язучы 1980нче елның июнь башында ук арабыздан китсә дә, язмыш миңа аның белән дә онытылмас очрашулар бүләк итте, дип яза аның турыда якташлары.

Вәрис Гали

Беренче тапкыр мин аны Бауман урамында Тукай клубы каршында күрдем. 1978нче елның июнь ае иде. Дусты Фатих Хөсни белән кара-каршы басканнар да, нәрсә турындадыр җылы гына фикер алышалар. Икесендә дә олы ап-ак башлар, артка сыпырылган кабарынкы чәчләр. Сабакташларыбыз белән милләтебезнең шундый олы, туры сүзле, гаделлек яратучы әдипләре булганга сөенеп, горурланып карап тордык без аларга. Шәйхи Маннур исеме ул елларда татар әдәбиятының саф намусы белән тәңгәлләштерелгән иде. Үз фикерен курыкмыйча әйтә белүе өстенә, яшьләргә дә бик игътибарлы һәм ярдәмчел булды ул. Университеттан ерак түгел генә урнашкан, Галактионов урамындагы фатирында күрешкәндә язганнарымны аксакалыбызга укытып карарга җөрият итүемә сөенеп бетә алмыйм. Һәркайсын ашыкмыйча гына укып, “сөяген-итен аерып”, анализлап чыккан иде ул. Шәйхи Маннур белән очрашуларымда татар әдәбияты, аның киләчәге дә игътибардан читтә калмый иде. 1980нче елның июнь башында – ул вафат булган көнне мин Казанда җәйге сессиядә идем. Кисәк ишеткән бу хәбәргә ышанасы да килмәде. Мамадышыбызда, редакциябез каршына, элек гасырлар юлбашчысы Ленин һәйкәле торган урынга, ул район мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчерелгәч, Шәйхи аганың кара чуеннан коелган бюсты урнаштырылуына бөтен якташлары сөенде.

Шәйхи Маннур иҗатының күпкырлы булуы бүген дә күпләрне сокландыра. Егерменче-илленче елларда Шәйхи Маннур ижаты шигърият белән бәйләнгән булса, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле. 1959 елда ул Муса Җәлил турында роман язарга керешә. Фактик материал туплау өчен, ул аның эзләреннән Оренбург, Минзәлә якларында, шагыйрьнең туган авылында булып кайта, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләрдә йөри, туристлар путевкасы белән Германиягә барып,

Җәлилне төрмәдә күреп белгән кешеләр белән очрашып сөйләшә. Шушы җитди өйрәнү-тикшеренүләрнең һәм иҗат газапларының нәтиҗәсе буларак, 1964 елда «Муса» романы язылып бетә. Аның кайбер бүлекләре шагыйрь үзе салдырган Тулбай китапханәсендәге иҗат бүлмәсендә языла. «Агымсуларга карап» (1970–1973) автобиографик китабы, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повесте (1974–1976) белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле, халыкчан тел бизәкләренә бай хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта. Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да байтак («Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.). Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк, әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли. Шәйхи Маннур – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятының, бигрәк тә поэзиясенең заманча формалашуына һәм идея-эчтәлек ягыннан тематик офыклары киңәюенә тирән йогынты ясаган күренекле әдипләрнең берсе. Аның заман рухы, хезмәт пафосы белән сугарылган лирик һәм иҗтимагый-сәяси яңгырашлы публицистик шигырьләре, сюжетлы поэмалары, мәсәл, эпиграмма, сонет һ.б. төр шигъри вә проза жанрындагы әсәрләре, тәрҗемәләре, очерк китаплары татар мәдәни мирасының үзенчәлекле, кыйммәтле бер өлеше буларак тәкъдир ителә.

Әдәби хезмәтләре һәм Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Шәйхи Маннур Хезмәт Кызыл Байрагы (1939), Кызыл Йолдыз (1945), «Почет Билгесе» (1957), Халыклар Дуслыгы (1975) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Тулбай авылында 1957 елдан бирле бинасын шагыйрь үз исәбенә салдырган һәм үзе бүләк иткән китап тупланмасы нигезендә оештырылган Шәйхи Маннур исемендәге китапханә эшли. 1995 елда китапханә Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусын алып, Шәйхи Маннур исемендәге музей-китапханә дип атала башлады. Ел саен диярлек, аның туган көнендә – 15нче гыйнварда Мамадышта һәм туган ягы Тулбайда Кышкы шигыръ бәйрәме үткәрәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*