Тәтештәге “Әкият” балалар бакчасына йөрүчеләр татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары хакында күп нәрсәләр белде: алар “Әдәп төбе-матур гадәт” дигән чарада катнашты.

Кунакларны балалар бакчасы мөдире Тамара Якушина белән тәрбиячеләр ишек төбеннән үк елмаеп каршылады. Биредә бәхетле балачак хатирәсе бөрки, чөнки сабыйларның шат авазы әллә кайдан яңгырап тора, бу үзенә күрә бер рух күтәренкелеге өсти дияргә мөмкин.
Зур залда борынгы тормыш-көнкүрешне чагылдырган олы мич һәм анда пешерү өчен кирәкле әйберләр урын алган. Ә инде кичәне оештырган тәрбияче Әнүзә Абдурахманова аларның тарихы хакында сөйләде. Мәсәлән, көле себереп алынган олы мич төбендә пешкән түгәрәк икмәкне әбиләр агач көрәк белән күтәреп алган. Керосин белән ягыла торган лампа ул чакларда күз карасыдай кадерле әйбер саналган, чөнки кичке караңгылыкта ул бердәнбер ут яктысын төшереп торган. Ә инде әбинең кадерле сандыгында сабыйлар өчен шулай ук шактый кызыклы һәм файдалы әйберләр бар икәнлеге ачыкланды.

“Безнең баллар бакчасына килүегезгә бик сөендек. Бүләкләр һәм күчтәнәчләр алып килгәнсез, рәхмәт. Сабыйлар һәр чарада актив катнашып, гореф-гадәтләр, йолаларга кагылышлы күренешләрне башкаралар. Киләчәктә “Әкият”тә көтеп калабыз”, – диде балалар бакчасы мөдире Тамара Якушина “Ак калфак”ларга рәхмәт сүзләрен белдереп.
“Балалар татар һәм рус телләрендә матур итеп чыгыш ясыйлар. Һәр бәйрәмдә күңелле чаралар, әти-әниләр белән очрашулар оештырабыз. Сабыйлар шигырь, җыр, рәсем һәм спорт ярышларында бик теләп катнаша. Алар безнең бик талантлы”, – диде тәрбияче Әнүзә Вилдан кызы.
Сания Сәмигуллина