tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР мөфтие Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе электрон файлларын башкорт өммәтенә тапшырды
ТР мөфтие Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе электрон файлларын башкорт өммәтенә тапшырды

ТР мөфтие Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе электрон файлларын башкорт өммәтенә тапшырды

Кичә Уфада «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V еллык утырышы кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Айнур хәрәт Биргалинга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»  басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең электрон файлларын тапшырды.

«Татарлар һәм башкортлар һәрвакыт бер-берсенә таянып яшәгәннәр. Халыкларыбызны бер дин берләштерә, тамырларыбыз уртак: тарих, тел, мәдәният. Без бер-беребезне тәрҗемәчесез аңлыйбыз. Татар һәм башкорт телләренең кардәшлеген, шулай ук мәдәниятләрнең, мәзһәб һәм гакыйдәнең уртаклыгын исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күп кенә башлангычлары Башкорстан мөселманнары өчен практик әһәмияткә ия булырга мөмкин. Бәлки, Татарстан мөфтиятенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен әзерләп бастыруда тәҗрибәсе файдалы булыр», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин. Файллар Башкорстан өммәте файдасына алга таба текстны башкорт теленә күчерү өчен тапшырылды.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый.

Айнур хәзрәт Биргалин мөфти Камил хәзрәткә һәм Татарстан Диния нәзарәтенә Башкорстант мөфтияте белән хезмәттәшлек, ике республиканың  мөселман халкы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен рәхмәт белдерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*