tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Ике аккош» республика музыка конкурсының Гала-концерты узачак
Уфада «Ике аккош» республика музыка конкурсының Гала-концерты узачак

Уфада «Ике аккош» республика музыка конкурсының Гала-концерты узачак

2019 елның 4 декабрендә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә «Ике аккош» республика музыка конкурсының Гала-концерты узачак.

Фестиваль Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган.

“Ике аккош – 2012” елдан башлап ике номинация – “Инструменталь башкару” һәм “Вокал” – буенча үткәрелә торган конкурс-фестиваль. Конкурста үзешчән башкаручылар катнаша.

Алар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Тимербаев, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина һәм башкалар бар.

Чара Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы, “Башкортстан халыклары ассамблеясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимияте ярдәме белән оештырыла.

Гала-концертта конкурста җиңүчеләр һәм танылган артистлар, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатын яратучылар чыгыш ясаячак. Кичәнең махсус кунагы — популяр «Бәхетле» төркеме.

Концерт 19 сәгатьтә башлана.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*