tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин татар театры әхлаклы булырга тиеш дип саный
Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин татар театры әхлаклы булырга тиеш дип саный

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин татар театры әхлаклы булырга тиеш дип саный

Бүген “Татар-информ”да Әтнә Татар дәүләт драма театрының быелгы сезонына багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә театр директоры Ленур Зәйнуллин Әтнә театры бары тик әхлаклы спектакльләр генә куя дип билгеләде.

«Әтнә театры төбәкнең йөзен күрсәтә. Россиянең бердәнбер авыл дәүләт театры татар авылында урнашкан. Безнең халкыбыз ул бик зәвыклы. Шуңа күрә безнең спектакльләребез аларның таләпләренә җавап бирергә тиеш. Без үз сәхнәбездән эчүчелекне, тәмәке тартуны күрсәтүгә каршы. Максатыбыз – тәрбияви һәм гыйбрәт ала торган спектакльләр чыгару», – диде Ленур Зәйнуллин.

Хәзерге вакытта Әтнә театрында кырымтатар режиссеры Ренат Бикташев Мольерның «Мещанин во дворянстве» пьесасы буенча «Көрәктән – сәнәк» спектаклен куя. “Килгән режиссер безнең таләпләрне белә һәм аның үз фикере дә безнең карашларга туры килә”, – ди Ленур Зәйнуллин.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*