19 мартта Самарада «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды. Әгерҗе шәһәрендә туган, Казан педагогика көллияте студенты Рәшитова Гөлназ бу бәйгедә ике номинациядә катнашты.
«Сәнгать сүзе» номинациясендә Гөлназ I дәрәҗә лауреат булды һәм кубок белән бүләкләнде. «Вокал» номинациясендә ул III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм медаль белән бүләкләнде.