tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөхтәсибәтләре районкүләм, республикакүләм һәм россиякүләм Коръән бәйгеләрен башлап җибәрде
Татарстан мөхтәсибәтләре районкүләм, республикакүләм һәм россиякүләм Коръән бәйгеләрен башлап җибәрде

Татарстан мөхтәсибәтләре районкүләм, республикакүләм һәм россиякүләм Коръән бәйгеләрен башлап җибәрде

Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар һәм олылар өчен Коръән уку бәйгеләре үткәрелә башлады. Быелгы ярышларның барысы да Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлана.

Мисал өчен, узган ялларда гына Татарстанның төрле почмакларында берьюлы 4 бәйге узды – Алабугада, Биектауда, Мөслимдә һәм Азнакайда. Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчетендә үткән районкүләм Коръән бәйгесендә 15 яшькә кадәрге 64 бала катнашты. Конкурс өч яшь аралыгында: 7 яшькә, 10 яшькә һәм 15 яшькә кадәр балалар арасында узды. Шулай ук кызлар һәм малайлар арасыннан иң яшь катнашучы ачыкланды. Ахырдан балалар өчен Болгар тарихын белү буенча киңәйтелгән викторина узды. Коръән бәйгесендә җиңүчеләргә сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Биектау авылында исә Коръән бәйгесе мәчетләрдә белем алучы 7-16 яшьлек 28 кыз һәм 28 малай катнашты. Балалар 6 номинациядә үз көчләрен сынадылар: “Кәһеф” сүрәсен карап укудан башлап Коръәннең соңгы 5 җүзне яттан сөйләүгә хәтле. Жюри буларак катнашучыларга Мөхәммәд хәзрәт Ризо, Никаддам остаз, Әхмәд Ибраһимов, Габдуррәшид остаз бәя бирде. Барлык катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң зур күләмле Коръән бәйгесе Азнакайда  6 яшьтән алып 40 яшькәчә кадәрге 52 финалист катнашында республика күләмендә үтте.

Киләсе ялларда Коръән бәйгеләре Татарстанның Кукмара, Яшел Үзән, Норлат мөхтәсибәтләрендә узачак. 26нчы март (шимбә) көнне 8.30 сәгатьтә Кукмара мөхтәсибәте мәдрәсә бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесендә барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь буенча чикләүләр юк). Ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым ярышачак. Коръән сүрәләрен белү буенча, катнашучыларның 4 номинация буенча көч сынашучылары көтелә: 5 сүрә; 10 сүрә; 20 сүрә; “Тәбәрак”-“Йәсин” сүрәләрен белү буенча. Һәркем үзе теләгән төркемдә катнаша ала, әмма узган елда урын алган кеше быел шул ук төркемдә катнаша алмый. Шул ук көнне Кукмара Үзәк мәчете бинасында Намаз укучылар бәйгесе дә үткәрелә.

27 март (якшәмбе) көнне иртәнге сәгать 10.00-да Яшел үзән шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәдрәсәсе бинасында (Ленин ур., 22А) Коръән укучылар бәйгесе район күләмендә 23-нче тапкыр үтәчәк. Аны Нәзарәт, Яшел Үзән шәһәр һәм район мөхтәсибәте, “Ангам” ҖЧҖ, “ПОЗИС” заводы оештыра. Бәйгедә 14 яшькә кадәрге, мәчет каршындагы мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр, Коръәнне тәҗвид белән яхшы укый белүче ир һәм кыз-балалар катнаша. Ул 3 номинациядә барачак: 7-9 яшькә кадәр; 10-12 яшькә кадәр; 13-14 яшькә кадәр. Бәйге малайлар һәм кызлар белән бергә үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнәчәк. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча туплана: 1) Коръәнне тәҗвид илә яттан уку; 2) Коръәнне тәҗвид илә карап уку; 3) матур мәкам белән уку; 4) мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш. Һәр номинациядә өчәр призлы урын билгеләү күздә тотыла. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Шулай ук 27нче март (якшәмбе) көнне Норлатта да Тәгълим үзәгендә балалар өчен районкүләм Коръән кичәсе көтелә. Барлыгы 100гә якын бала Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы тарихына багышланган чыгышлар һәм вәгазьләр тыңлаячак, аннары Коръән ятлау буенча белемнәрен күрсәтәчәк. Ахырдан чәй өстәле һәм пылау белән сыйлау көтелә. Әти-әниләр белән бергә 200ләп кеше көтеп калалар.

Алга таба балалар арасында аеруча күләмле чара көтелә: 30нчы мартта (чәршәмбе) Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк. Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе оештыра. Быел 25нче тапкыр узучы юбилей бәйгесе дә балаларга Аллаһы Китабын төгәл һәм матур итеп укый белүне, ел дәвамында мәчетләргә йөреп үзләштергән белемнәрне, Коръән уку кагыйдәләрен гамәлдә сынау өчен зур мөмкинлек булачак. Коръән укучылар ярышында 15 яше тулмаган, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче малайлар һәм кызлар катнаша ала.

Конкурсантлар 4 яшь төркеме буенча көч сынашачак: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр. Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнәчәк, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Шулай ук, 15нче майда Урыссуда хатын-кызлар арасында III Россиякүләм “Халисә” Коръән укучылар бәйгесе көтелә. Конкурсны ике номинациядә: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) һәм Коръәннең алты җүзен (25, 26, 27, 28, 29, 30) белү буенча үткәрү ниятләнә.

Әйтеп үтелгән бәйгеләрнең җиңүчеләре 17-20 май көннәрендә Казанда Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак. Бәйге «Казан — Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы» чаралары һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла. Конкурста ислам дөньясының һәм гомумән мөселман халкы яшәгән барлык илләрдән дә яшь хафиз егетләр һәм кызлар катнаша алачак. Катнашу өчен төп шартларның берсе – 18-30 яшьтә булу, Коръәнне тулысынча яттан белү.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*