Бөек Җиңү бәйрәме көнендә Кадыбаш авылында истәлекле вакыйга булды. Биредә тыл хезмәтчәннәренә багышланган Хәтер тактасы ачылды.
Сугышта катнашкан, яу кырында башларын салган, туган якларга исән-сау кайткан батыр якташларыбыз хөрмәтенә Хәтер такталары һәр шәһәр-авылда бар. Ә менә тыл хезмәтчәннәренә атап ясалганнары бик сирәк.
– Элеккеге авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Илфат Рамазанов депутатлар утырышында дәһшәтле сугыш чорында тылда җиңүне якынайту өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыккач, без хуплап каршы алдык. Узган елгы үзара салым акчаларының бер өлешен әлеге эшкә тотарга планлаштырдык, – ди авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров.
Хәтер тактасында барлыгы 800дән артык кешенең исеме урын алган. Алар – әлеге җирлеккә караган Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләк, Татарстан, Алга, Атнагул авылларында гомер кичергән ветераннар.
Чыганак: agryz-rt