tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә кунакта булды
Татарстан журналистлары Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә кунакта булды

Татарстан журналистлары Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә кунакта булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә килде. Биредә журналистлар Абдулхамит Саит улы Садеков исемендәге Зур Рбишча тулы урта мәктәбендә кунакта булды.

Күренекле авылдашлары Абдулхамит Са­деков исемен йөрткән Зур Рбишча мәктәбе һәрвакыт алдынгылар сафында, ә соңгы елларда аеруча зур үсеш алды – материаль-техник базасы гел яңартыла, укыту-тәрбия процессында барлык заманча технологияләр киң кулланыла, “Мәгариф” милли проект кы­саларында төрле программалар тормышка ашырыла. Шулай ук мәктәптә “Точка роста” һәм цифрлы укыту мохите кабинетлары эшли,  “Рыбушкино медиа” үзәге ачылды. Медиаүзәктә газета чыга, радио эшли.

Гөлназ Шәйхиева мәктәп директоры Гөлнара Фехретдиновага җылы каршы алганнары өчен рәхмәт әйтте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*