tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы “Ак калфак” оешмасы Исәргәптә кунакта
Баулы “Ак калфак” оешмасы Исәргәптә кунакта

Баулы “Ак калфак” оешмасы Исәргәптә кунакта

Кичә Баулы “Ак калфак” оешмасы райондагы иң актив эшләүче оешмаларның берсе булган Исергәп җирле оешмасы чакыруы буенча, районыбызның иң зур авылы булган Исергәптә кунакта булып кайттык. Бу очрашу безнең оешмабызның күчмә утырышы форматында узды.

Исергәп авылы җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузилә ханым мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә бик бай программа әзерләгәннәр.

Безгә мәктәптә эшләп килүче Туган як тарихы музеен күрсәттеләр. Экспонатларга бик бай бу музей! Исергәп авылы тарихы, кешеләре турында экскурсоводлар – укучы балалар шартлатып сөйләп торалар! Бик ошады безгә! Афәрин!

Сәяхәтебезнең икенче маршруты – “Аулда ял” глэмпинг комплексы белән танышу булды! Искиткеч! Бу глэмпинг Исергәп данын тагын да еракларга таратыр әле! Исергәпкә туристлар агылыр! Бу- яңача ял итү, шәһәрдән авылга кунакка кайту, авылча яшәп карау! Шул ук вакытта, шәһәрдәге уңайлыкларны да исәпкә алып оештырылган ял комплексы! Бу идея авторы Зөлфия ханым Латыйповага афәрин! Уңышлар телибез! Барлык теләкләре, уйлаган эшләре тормышка ашсын! Исергәп авылы уртасында урнашкан бу глэмпинг бик тиздән кунакларны кабул итәргә әзерләнә!
Өченче маршрут- ул Кыйбла чишмәсенә төшеп, аның саф суында битләребезне юып, шифалы суын эчү булды!

Кыйбла чишмәсе – Исергәпнең иң саф сулы, изге дип йөртелә торган чишмәсе ул!
Бүгенге соңгы тукталышыбыз. – ул җирле “Ак калфак” оешмасының офисы урнашкан авыл Мәдәният йортында иде)

Чәй табыны артында җанлы аралашып, рәхәтләнеп сөйләшеп, алдагы планнарны барладык.

Күңелле очрашу тәмам! Алда тагын матур, файдалы, фәһемле эшләр эшләргә язсын безгә! Рәхмәт сезгә, Исергәплеләр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*