tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Уразовкада булды
Татарстан журналистлары Уразовкада булды

Татарстан журналистлары Уразовкада булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә килде.

Татарстан журналистлары Түбән Новгород Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында Хәйдәр Бигичев һәм Рәшит Ваһапов һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Шулай ук Уразовка авылында чыга торган “Авылым хәбәрләре” газетасы редакциясендә кунакта булдылар. “Авылым хәбәрләре” газетасына рус һәм татар телләрендә нәшер ителә. Газета 1965 елга кадәр татар телендә ,ә 1965 елдан 1997 елга кадәр рус телендә генә чыга. Шулай да 1998 елда татар газетасын яңадан торгызырга карар кабул итәлә. Газета бик популярлаша, үз укучысын таба.

“Авылым хәбәрләре” тиражы — мең ярым данә. Газетада төбәк вакыйгалары даими яктыртылып барыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*