tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Изге Болгар җыены»на беренче тапкыр Пәйгамбәр с.г.в. ядкарьләре кайтарылачак
«Изге Болгар җыены»на беренче тапкыр Пәйгамбәр с.г.в. ядкарьләре кайтарылачак

«Изге Болгар җыены»на беренче тапкыр Пәйгамбәр с.г.в. ядкарьләре кайтарылачак

21 май көнне Болгарда Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» үткәреләчәк. Җыенда Пәйгамбәр с.г.в. нең ядкарьләреннән күргәзмә оештырылачак. Чараның программасы белән «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә таныштырдылар.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмә өчен Пәйгамбәр с.г.в.нең 10 ядкаре кайтачагын әйтте.

«Һәр елны бәйрәмнең үз үзенчәлекләре була. Мөфтиебез инициативасы белән күргәзмә залында Пәйгамбәребез с.г.в.нең 10 ядкаре куелачак. Андый күргәзмәләрнең бездә булганы юк иде», – диде Дамир Натфуллин.

Бәйрәм чарасы 9:00 сәгатьтә концерт белән башланачак. 11:00дә рәсми ачылыш тантанасы, 12:00дә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда коллектив намаз уку оештырылачак. Уннан унбергә кадәр Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин кече манарада тәүбә итү догасын укыячак.

Җыен дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында күргәзмәләр, остаханәләр эшләячәк. Кунакларның мәдәни программа, Татарстан халык сәнгать кәсепләре осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир карау мөмкинлеге булачак. Барлык теләүчеләр гарәп каллиграфиясендә язарга өйрәнү буенча остаханәдә катнаша ала. Һәр кеше 5-10 минут эчендә үз исемен гарәп телендә язарга өйрәнәчәк.

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин кунаклар өчен барлык уңайлыклар тудырылачагын әйтте.

«Кунакларга уңайлы булсын өчен, тарату материаллары ясаттык. Шулай ук территориядә 130 волонтер ярдәм итәчәк. Шәкертләр Җәмигъ мәчете территориясендә торачак. Алар кунакларга яулыкны ничек дөрес бәйләргә һәм ничек дога кылырга кирәклеген өйрәтәчәкләр. Тәһарәтханәләрнең санын арттыру турында да уйлыйбыз», – диде Рамил Җиһаншин.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Болгарны татар мөселманнарының Изге урыны булуын билгеләп үтте һәм чарада катнашырга чакырды.

«Борынгы бабаларыбыз аңлы рәвештә 922 елда Изге Болгар җирендә ислам динен кабул итеп, мөселман булганлыкларын бөтен галәмгә күрсәттеләр. Шул чорда да, Казан ханлыгы, Советлар вакытында да халкыбыз һәрвакыт Изге Болгар урыны хәтерләде. Советлар чорында әби-бабаларыбыз Хаҗ кылудан мәхрүм булдылар. Алар Болгар җиренә барып, дога кылдылар. Ул Хаҗ, кече Хаҗ урыны да түгел, әмма ул халкыбызның изге урыны. Болгар җире – диннең халыкта сакланып калуына сәбәпче булды», – диде Илфар хәзрәт.

Чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясенең 72 субъектыннан ХІІ Бөтенроссия дин әһелләре форумының 1100 гә якын делегаты, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния идарәләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 ХIV Халыкара икътисади форумда делегатлары катнашачак.

  • «Изге Болгар жыены» Болгарда 1989 елдан бирле үткәрелә. Ул 922 елда Идел буе Болгарларының Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмушның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.
  • «Изге Болгар жыены» бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән күпсанлы ватандашларны җәлеп итә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*