tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Каманың Мәктәп бульварында укытучыларга Мактау тактасы ачарга җыеналар
Түбән Каманың Мәктәп бульварында укытучыларга Мактау тактасы ачарга җыеналар

Түбән Каманың Мәктәп бульварында укытучыларга Мактау тактасы ачарга җыеналар

Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советының узган утырышында Рамил Муллин мәктәп бульварында күренекле укытучыларга багышлап мактау стенасын ачу планлаштырылуы турында сөйләде. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама мэры билгеләп үткәнчә, педагог һәм остаз елында укытучы һөнәренең әһәмиятен арттырырга кирәк.

«Укытучыларыбызны хөрмәт итү һәм истә тоту бик мөһим. Минемчә, нәкъ менә педагоглар, укытучылар һәм остазлар безнең киләчәгебезнең нигезен тәшкил итә», — дип ассызыклады ул.

Чыганак: nkamsk-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*