tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әхмәр – һәр эше мәрмәр
Әхмәр – һәр эше мәрмәр

Әхмәр – һәр эше мәрмәр

Түбән Новгород өлкәсендәге  белән безне Йолдыз апа Алимова (урыны җәннәттә булсын, чын интеллигент, милләтпәрвәр апа иде) моннан күп еллар  элек таныштырды. Бүген шушы авылның үзәгендә матур һәм үзенчәлекле горур кыяфәттә бер ханбикә кебек басып торган Җәмигъ мәчете төзелешенә урын алу өчен, ул чакта купкан гаугалы бәхәскә редакциянең актуаль үз карашын булдыру максаты белән махсус командировкага барышым иде.

Ялгышмасам, бу хәл 2000 елда булды дип хәтергә сеңеп калган. Педагогик югары белемле ике бертуган  Хайсәр белән Әхмәр Закировлар һәм шул исәптә укытучы-ветеран Йолдыз апа җитәкчелегендә бер төркем петрякслыларның авыл үзәгендә яңа мәчеткә урын алу өчен җирле хакимият белән көрәшеп йөрүләренең иң кызу чагына туры килгәнмен. Белмим, бу хәлнең уңай чишелешенә безнең катнаш һәм чыгыш булыштымы икән, әмма изге эшкә Аллаһы Тәгаләнең ярдәм кылуы әлеге очракта көн кебек ачык, чөнки моңа шушы Аллаһы йортының бүгенге мәһабәт бинасы ачык дәлил.

ҮЗ ТАБИГАТЕНДӘ

Дөреслек хакында билгеләп үтәргә кирәк, Әхмәр үзен фермерчылыкта да, эшмәкәрлектә дә сынап карады. Ләкин күңеле түрендәге хис-омтылышлар – һөнәри укытучылык кәсебе, аң-белем тарату сәләте, физкультура укытучысы буларак яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту үзенекен итә. Әхмәр тулысынча диярлек җәмәгатьчелек эшенә кереп китә. Туган авылы өчен чын күңелдән  янып-көюен күреп һәм тоеп, авылдашлары аны күп тапкыр авыл Советы депутат итеп сайлады, хәтта Пильна районы Земство җыены депутаты булып та торды.

Ә авылның физкультура буенча инструктор вазифасын башкарганда, Петрякста күтәрелеп киткән хоккей шау-шуы тирә-як районнарга киң таралды, авылда истәлекле матур турнирлар оештырылды, җирле хоккейчылар күрше районнардагы зур турнирларда уңышлы чыгыш ясады. Бу өлкәдә Әхмәр Фәттах улы оештыручы һәм әйдәп баручы булудан кала, үзе туган авылы командасы капкасын берничә ел саклап килде һәм шул рәвешле яшьләргә бу юнәлештә үрнәк булып торды. “Ак барс” хоккей командасының чын фанаты һәм үзебезнең “Торпедо” өчен дә җан атучы буларак, аның шушы спорт төре буенча командаларга кагылышлы атрибутикалар тупланмасы искитәрлек.

Шул ук вакытта татар-мишәр көрәше секциясе эшли башлады, мәдәният йортында фитнес залы ачылды. Хәер, алар бүген дә гамәлдә.

Тиздән, 14 ноябрьдә, Әхмәр белән Сафаҗай кызы Рамилә ханым үзләренең 25 еллык көмеш туйларын билгеләп үтәчәк. Ә язма героебызның мәдәният йортын җитәкләвенә киләсе елда, Аллаһы боерса, 15 ел тула. Әлбәттә, киләчәктә бу даталарга да, бәлки, тукталып үтәрбез, әмма ләкин бу парның соңгы вакытта башкарган игелекле эшләре турында бүген дә язып бетергесез әле.

ВАТАНПӘРВӘР

Хәзерге катлаулы хәрби-сәяси вәзгыятьтә бу парның ватанпәрвәрлекләрен ассызыклаганда, илебез ихыяҗын СВОда яклаучы хәрбиләргә шәхсән булышлыкларын һәм авылдашлары арасында аларга тылдан гуманитар ярдәм оештыруларын әйтеп үтәсебез килә. Хәер, Әхмәр әфәнде белән Рамилә ханымның бу өлкәдә тырышлыклары зур хәйрия фондлары исеменнән дә танылды һәм билгеләнде. Мәсәлән, аларның югары абруйлары һәм оештыручанлык сәләтләре аркасында “Сергач PRO НАШИХ» халыкчан гуманитар хәрәкәте Петрякс халкына тирән ихтирам белдереп, Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ә СВОда җиңүне якынайту өчен андагы хәрбиләргә тылдан актив ярдәм күрсәтүче волонтёрларны агымдагы айда Түбән Новгородка җыеп хөрмәтләделәр һәм бүләкләделәр. Хәрәкәттәге ирекле “Ветеран” бригадасы составындагы командование исеменнән бүләкләнгән бер төркем якташ милләттәшләребез арасында да Әхмәр Фәттах улы бар иде. Җирле мәдәният йорты каршында эшләп килгән түгәрәкләргә йөрүче балаларны һәм авылдашларын да бу парның патриотик гамәлгә җәлеп итүләре олы игътибарга лаек. Аларның бергәләп  эшләгән окоп шәмнәре, туплап юллаган фронт посылкалары, балалар тарафыннан солдатларга җиңү теләп язылган һәм ясалган хат-открыткаларның Украина җирлегендә илебез бәйсезлеген яклаучылар өчен  мөһимлеге турында сөйләп тору артык булыр, чөнки бу хакта үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары даими бәян итеп килә.

Петрякслылар СВОда катнашучыларга үз гуманитар ярдәмнәрен “Сергач PRO НАШИХ» хәрәкәте аша башкарса, Түбән Новгород госпитальләренең берсендә дәваланучыларга да параллель рәвештә булышырга мөмкинлек таба. Монысын инде алар өлкә татар автономиясе аша хәл итә. Һәм, әйтергә кирәк, бу эшнең дә башында Әхмәр Закиров тора. Белгәнебезчә, фронтта җәрәхәтләнүчеләргә биредә савыгырга ярдәм итә торган казы ризыгының бер өлеше нәкъ петрякслыларга туры килә. Хәзер анда шул максатка бал җыю акциясе бара. Күңел җылысы белән бергә, савыгучы Ватан сакчыларына кичектерми тән җылысы өчен кирәк булган өс-киемнәре белән аларны тиз арада тәэмин иткән безнең автономия активына да юл уңаеннан зур рәхмәт.

Әхмәр Фәттах улының күңелендә мәктәп елларында туган ватанпәрвәрлек, ягъни патриотик хисләр ил сагы гаскәрләрендә Ватаныбыз каршында хәрби бурычын үтәгәндә көчле чагылыш таба. Гомумән, Петрякс ил сакчыларына бай авыл. Шуңадыр, безнең якларда беренчеләрдән булып нәкъ биредә ил сакчыларына махсус һәйкәл булдырылды да. Бүген Әхмәр Пильна округының ил сагы ветераннары советында хөрмәтле вәкил, ә патриотик карашта торуы һәм киләчәк буынны да шул килеш тәрбияләргә зур өлеш кертеп килгәне өчен ил сакчыларының өлкә ветераннары советы аны күкрәк билгесе белән бүләкләде.  Туган авылында, яки округ, өлкә күләмендә патриотик үрнәккә хас булган чаралар уза икән, Әхмәр аларның алгы сызыгында. Бөек Ватан сугышының яшь батыры Зоя Космодемьянскаяның тууына күптән түгел 100 ел тулу уңаеннан туган авылы мәктәбендә “Батырлык дәресе” дә бирде ул. Аның патриотик тәрбияви чараларыннан тагын вело һәм автопробег оештыруларын, балалар белән табигать кочагына слетка чыгуларын билгеләп үтү мөһим.

МИЛЛӘТПӘРВӘР

Әхмәр Фәттах улында милләтпәрвәрлек хисе дә көчле. Үзе мәктәптә татар телен фән буларак өйрәнмәсә дә, ана телебез һәм милләтебез өчен нык борчыла. “Туган як” газетабыз гына яшәсен!” – ди ул.

Үзе җитәкләгән мәдәният йортында музей почмагы булдырды. Туган телебезгә, милли мәдәниятебезгә, гомумән, рухи көнкүрешебезгә чал тарихыбыз аша бүгенге яшьләрдә хөрмәт уятмакчы була.  Әйтергә кирәк, өлкә татар автономиясе каршында эшләп килгән крайны өйрәнүчеләр клубының да актив әгъзасы ул. Мәсәлән, Әхмәр Фәттах улы Татар Моклокасында үткән крайны өйрәнүчеләр утырышында ипләп кенә туган авылы Петрякс топонимнары турында чыгыш ясады, элекке уеннар турында сөйләде.

Аның каршында җирле мәдәният йортында бер дигән хатын-кызлар хоры оешты, хәтта ир-атлар хоры да тупланды, районара “Җәйге очрашулар” фестивале гамәлгә куелды. Җәй айларында яшьләр өчен төнге дискотекалар, урта һәм өлкән буын өчен 1980 нче елгы бию кичәләре да үткәрелә. Ә менә мәдәният йорты дирекциясе оештырган җәйге балалар лагерьларының телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли мәдәниятебезне саклап үстерүдәге роле бик зур һәм нәтиҗәле. Балаларның татар мохитендә формалашуы, заман галәмәтләре булган гаджетлардан арынып торулары, үзара җылы аралашулары, ачык мөгамәләдә дуслык элемтәләре һәм хисләре барлау гына да тирән әһәмияткә ия.

Сабантуйларга хас булган элекке милли уеннарны пропагандалау һәм популярлаштыру максаты белән быел Әхмәр әфәнде белән Рамилә ханым Спас округындагы милли бәйрәмнәребездә “Балалар дөньясы” исемле мәйданчыклар ясап, бала-чага өчен бик кызыклы уеннар һәм ярышлар оештырдылар, хәтта кайберләрендә олылар да бик теләп сәләтләрен сынап карады.

Менә шушы милләтебезнең киләчәгенә куйган фидакарь хезмәтләре, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә торып, халкыбыз файдасына эшләүләре, үз мәхәббәт җимешләрен дә милли һәм патриотик рухта тәрбияләгәннәре  өчен Әхмәр белән Рамилә ханым өлкә татар автономиясе исеменнән даими рәвештә бүләкләнеп килә.

“Сезгә хәл итәргә!” өлкә программасына быел Петрякс авылыннан тәкъдим ителгән ике инициатив проектның җиңүендә дә аларның өлеше чамасыз зур. Ә шушы казанышларын киң иттереп бәйрәм итүләре турында “Туган як” газетасы узган саннарының берсендә язып чыкты инде.

Әлбәттә, бу язмабызда да Әхмәр Фәттах улының туган авылына, туган ягына, туган иленә һәм туган халкына кылган игелекләренең барысын да барлый алмадыктыр, ләкин шунысын өздереп әйтә алабыз, аның һәр эше мәрмәр ташка язылырлык тарихи вакыйга, иҗади хезмәт, ә иң мөһиме – газиз халкыбыз, баш имәс бөек Ватаныбыз хакында башкарылып килгән игелекле гамәлләрдән генә гыйбарәт.

Олег ХӨСӘИНОВ,
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*