tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Чегодай авылында мәдрәсә булачак
Түбән Чегодай авылында мәдрәсә булачак

Түбән Чегодай авылында мәдрәсә булачак

Түбән Чегодай авылында мәдрәсә булачак .Әлегә аның стеналарын күтәреп, түбәсен япканнар. Тәрәзәләр һәм ишеккә дә заказ биргәннәр. Аларны шушы көннәрдә китереп урнаштырырга тиешләр.

– Эшне халыктан җыелган акчага башкарабыз. Рәхмәт, авылдашлар, читтә яшәүче кардәшләр дә булышалар. Аеруча Фәрит Гыйниятуллинга, Илшат Гозәеровка рәхмәтлебез, алар шактый суммалар бүлеп бирделәр, – ди эшне башлап йөрүче Ринат Әбделгалимов.

– Түбә ябу, стеналар күтәрүгә авыл егетләреннән торган бригаданы ялладык. Әле тагын эшлисе эшләр байтак: җылыту миче алып куясы, эчтә идән, түбәләрне, стеналарны ясыйсы бар. Авылдашлар шулай ук актив булып, аларның сәдакаларына башкарып чыгарбыз дибез. Гомумән, безнең авыл халкы бик бердәм. Күмәк көч белән җыелган акчаларга зиратта кирәк-яраклар саклау өчен бина төзеп куйдык, өмәләрдә дә бергәләп җыелышып эшлибез.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*