tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чабаксар мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган чара узды
Яңа Чабаксар мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган чара узды

Яңа Чабаксар мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган чара узды

Чувашстанның Яңа Чабаксар шәһәре мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган түгәрәк өстәл һәм аш мәҗлесе узды. Анда Чувашстанның дәүләт Советы рәисе урынбасары Ирина Петрова, Казанның Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессының “Аксакаллар Шурасы” рәисе Рәүф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләре, ислам белгечләре катнашты.

Ирина Петрова Яңа Чабаксар мәчетенең дин юнәлешендә генә түгел, ә иҗтимагый эшләрдә дә зур активлыгын билгеләп узды. Ул мәчет имамы Минкадыйр хәзрәтне зур күпкырлы эшчәнлеге өчен Дәүләт Советының мактау грамотасы белән бүләкләде. Ислам дине белгечләре Мәүлид бәйрәме, Мөхәммәт хәзрәтнең тормыш юлы хакында зур мәгьлүмат җиткерделәр. Ә Татарстанның халык артисты Мингол Галиев һәм Апанай мәчетеннән килгән хатын-кызлар борыңгы җырларны искә төшереп, байтак кына мөнәҗәтләр әйттеләр. Түгәрәк өстәл бәйрәмгә багышланган аш мәҗлесе белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*