Екатеринбург шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә татар яшьләре үзенчәлекле Аулак өй – пилмән кичәсе уздырды.
Екатеринбургта татар яшьләре быелгы иҗтимагый хәрәкәт активлыгын “Күмәк эш – берләштерә!” шигаре астында башлап җибәрде.
Татар телендә пилмән эшләү буенча мастер-класс оештырылды.
18-35 яшьлек егетләрне һәм кызларны үзебезнең оешмада көтеп калабыз!
Бу турыда Свердловск өлкәсенең «ЯШЕН» Татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов хәбәр итә.