tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: Татар халкының кабиләләр тарихы өйрәнелергә тиеш
Дамир Исхаков: Татар халкының кабиләләр тарихы өйрәнелергә тиеш

Дамир Исхаков: Татар халкының кабиләләр тарихы өйрәнелергә тиеш

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков татар кабиләләре тарихын өйрәнергә кирәк дип саный.

«Бездә кабиләләр тарихы өйрәнелмәгән, андый аерым хезмәт тә юк. Татар кабиләләре булган, аның турында эзләнергә, язарга мөмкин. Әмма бу эш эшләнелмәгән», – диде ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында.

Тарихчы Казахстанда рус телендә «Сибирский юрт» дигән китап чыкканын әйтте. «Анда казахлар Себер ханлыгы тарихына дәгъва белдерә. Безгә тарихи киңлекне сакларга кирәк. Сәясәтсез булмый. Казахстанда кабиләләр тарихына игътибар бирәләр. Шуның аркылы бик кызык нәтиҗә ясаганнар: Алтын Урда халкы барысы да кабиләле халык булган, татарларда кабиләләр юк, димәк, Алтын Урда – татарныкы түгел. Без моңа җавап бирә алмыйбыз», – дип аңлатты ул.

Дамир Исхаков тарих өлкәсендә пропаганда эшен күрсәтергә кирәк дип саный. «Балалар өчен мультфильмнар чыгарырга, кыскача тарих буенча киталар әзерләргә кирәк. Барыбыз да «җиде томлык татар тарихы китабы бар» дип, акланабыз. Дөресен әйтим, ул җиде томны минем дә укып чыкканым юк. Гади халык ничек укысын? Заказ булса, галимнәр аны эшли ала. Әмма андый заказ юк. Ә ул китаплар күп тиражлар белән чыгарга тиеш», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*