30-31 март көннәрендә Екатеринбург каласында “Урал сандугачы”н сайлаячаклар.
Бәйге милли мәдәниятне үстерү, сәләтле яшьләрне барлау, иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан уздырыла. Катнашуга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны чакыра.
Бәйгедә катнашучыларны 3 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр: 15 яшькә кадәр, 15-36 яшьлекләр һәм 36 яшьтән олыраклар.
Алар ялгыз җырлау, вокаль ансамбль һәм вокаль-инструметаль ансамбльләр, инструменталь башкару номинацияләрендә көч сынаша. Башкару жанры чикләнмәгән.
15 яшькә кадәрге катнашучылар – 2 җыр башкарырга, ә өлкәнрәк катнашучылар 3 җыр башкарырга тиешле.
“Урал Сандугачы” бәйгесе “Татар моңы” конкурсына сайлап алу туры булып санала.