tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта “Урал сандугачы”н сайлыйлар
Екатеринбургта “Урал сандугачы”н сайлыйлар

Екатеринбургта “Урал сандугачы”н сайлыйлар

30-31 март көннәрендә Екатеринбург каласында “Урал сандугачы”н сайлаячаклар.

Бәйге милли мәдәниятне үстерү, сәләтле яшьләрне барлау, иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан уздырыла. Катнашуга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны чакыра.

Бәйгедә катнашучыларны 3 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр: 15 яшькә кадәр, 15-36 яшьлекләр һәм 36 яшьтән олыраклар.

Алар ялгыз җырлау, вокаль ансамбль һәм вокаль-инструметаль ансамбльләр, инструменталь башкару номинацияләрендә  көч сынаша.  Башкару жанры чикләнмәгән.

15 яшькә  кадәрге катнашучылар – 2 җыр башкарырга, ә өлкәнрәк катнашучылар 3 җыр башкарырга тиешле.

“Урал Сандугачы” бәйгесе “Татар моңы” конкурсына сайлап алу туры булып санала.

tatary-urala.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*