Шушы көннәрдә «Россия – 24» телеканалы режиссер Станислав Назаровның тарихи вакыйга – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә багышланган «922 по Булгару» документаль фильмын тәкъдим итте. Фильм шулай ук Ютуб каналында трансляцияләнә.
Бу фильм – кешеләр гасырлар буена саклап килгән кыйммәтләр турында. Бүген Россиядәге Ислам нинди ул – илебездәге миллионлаган мөселманнар ничек яши? Фильмда Исламдагы тормыш дин белгечләре, тарихчылар, эшкуарлар, спортчылар белән бәйле тарихлар аша: аларның традицион кыйммәтләрне саклап калу омтылышы аша ачыла. Әлеге фильм –цивилизацияләр – яхшылык һәм явызлык, хакыйкать һәм ялган көрәше хакында. Без хәзерге заман чакыруларына каршы торырга әзерме? Тамашачылар «922 по Булгару» фильмын караганнан соң, бу сорауларга җавап таба алачак.