tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экраннарга «922 по Булгару» документаль фильмы чыкты
Экраннарга «922 по Булгару» документаль фильмы чыкты

Экраннарга «922 по Булгару» документаль фильмы чыкты

Шушы көннәрдә «Россия – 24» телеканалы режиссер Станислав Назаровның тарихи вакыйга – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә багышланган «922 по Булгару» документаль фильмын тәкъдим итте. Фильм шулай ук Ютуб каналында трансляцияләнә.

Бу фильм – кешеләр гасырлар буена саклап килгән кыйммәтләр турында. Бүген Россиядәге Ислам нинди ул – илебездәге миллионлаган мөселманнар ничек яши? Фильмда Исламдагы тормыш дин белгечләре, тарихчылар, эшкуарлар, спортчылар белән бәйле тарихлар аша: аларның традицион кыйммәтләрне саклап калу омтылышы аша ачыла. Әлеге фильм –цивилизацияләр – яхшылык һәм явызлык, хакыйкать һәм ялган көрәше хакында. Без хәзерге заман чакыруларына каршы торырга әзерме? Тамашачылар «922 по Булгару» фильмын караганнан соң, бу сорауларга җавап таба алачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*