tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әле дә авыл бар…
Әле дә авыл бар…

Әле дә авыл бар…

Җиһанда көз хакимлек итә. Әле кайчан гына бөтен тирә-як яшеллеккә күмелгән иде. Хәзер исә табигатьтә нинди төсләр генә юк. Әнә шул төсләргә күз салып, хәйран калып, без, журналистлар, Кияс районындагы ике татар авылына ашыгабыз.

Кияс районында 10 меңгә якын кеше яши. Шуларның 4,8%ы — татарлар. Беренче тукталышыбыз — Тауҗамал авылы. Авылга Җамал исемле кеше нигез салуы билгеле. Тау башына урнашкач, Тауҗамал атамасы белән атаганнар дигән риваять бар. Башта Татарстанның Әгерҗе районы карамагында булса, РСФСРның Югары Советы Президиумының 1950 елгы 11 гыйнвар карары белән Удмуртия республикасына керде.

Бүген авылда кырыклап хуҗалык, анда 190 кеше гомер итә. Кибет, мәчет эшли. 16 бала бар. Укучылар күрше Мүшәк авылында белем ала. Өч ел элек биредә татар теле укыту туктатылган. Телне саклап калуның бердәнбер чарасы — җыр-бию. Ләкин менә клубта җылылык булмагач, анысы да кыенлык тудыра. Клуб бинасы да авыл кебек картаеп килә. Керә торган болдыры да бер якка кыйшайган. Хәер, районның мәдәният бүлеге ярдәме белән мич чыгарырга булганнар. Без барганда, мич чыгаруның кызган вакыты иде.

Элек-электән клуб мөдире, китапханәче авыл халкының тоткасы булды. Халык арасында агарту эшләрен алып бару, кирәк булса сыерын да саву, авылны чиста тоту да алар өстендә иде. Бүген дә шулай дәвам итә. Мәдәният хезмәткәре — авылның карап торган көзгесе. Хезмәт хакы аз булуга карамастан, Тәнзилә ханым Илалетдинова җаны-тәне белән клуб өчен янып йөри.

“Татар телен, гореф-гадәтләребезне клубыбыз да бары тик уңайлыклар булса гына саклап кала алабыз. Бала-чага да, яше-карты да бина җылы булмаса, бирегә йөрми”, – диде ул.

Юлыбызны дәвам итеп, клуб бинасы яныннан ерак булмаган чишмәгә атлыйбыз. Бер ел элек әлеге авылга килгәндә, Тау­лар буе урамындагы чишмәне төзекләндерә башлаган иделәр. Быел исә инде ул авыл халкын, кайт­кан кунакларны тартып торырдай изге җиргә әйләнгән. Изге чишмәне төзекләндерүгә авыл халкы күмәкләп көч куйган. Мүшәк авыл советы рәисе Виктор Горбунов: “Без әлеге җирлектә татарлар, руслар, удмуртлар бик дус яшибез. Әлеге чишмә дә авылга ямь өстәп тора һәм мондагы милләтләрне берләштерә. Тәмле чишмә суыннан авыз итәргә бар да бирегә килә”, – диде ул. Дөрестән дә, Изге чишмә авылга ерактан ук ямь өстәп, үзенә тартып тора, яше, картының, кунак­лар бирегә ашкына.

Бишбармак, кымыз, Хәйбуллиннар нигезе

Туксан еллыгын бәйрәм итүче икенче татар авылы Байсарга юл тотабыз. Тыштан ук йорт-җире, каралты-курасы нык булган Венера һәм Рамил Хәйбуллинар хуҗалыгына атлыйбыз. Өй тулы авыл бәйрәменә кайткан кунаклар. Өстәлдә — бишбармак, кымыз. Баксаң, Казахстаннан кайткан кадерле кунак Зәкия апа сыйлары икән. Зәкия апа шушы авылда туып-үскән, Ижау шәһәренә килеп, кирпеч заводына эшкә керә.

“Егерме яшемдә казах егетенә кияүгә чыгып, Казахстанга киттем. Башта яшелчә бакчаларында, аннан соң сыер савучы булып эшләдем. Яшь чакта эш белән онытылганбыздыр инде, өлкәнәя килә, туган як бик сагындыра. Сабантуйлар, күңелле мизгелләр күңелдән китми. Балаларым татарча белми. Ләкин казах телен белгән кеше татар телен аңлый.

Анда яшәгән вакытта абыем Хәйдәр татарча китаплар алып килә иде, “Сөембикә” журналын яздырып алам. “Татар­стан – Яңа Гасыр” каналын карыйм. Авыл бәйрәменә ашкынып кайттым, Аллага шөкер, туганнарым белән очраштым”, – диде ул.

Байсар белән бер яшьтәш Галиәсгар ага

“Урамга чыгып, сулга-уңга карыйм. Тып-тын авыл, бушлык. Кайчандыр 48 хуҗалыгы булган, гөрләп торган авыл бүген гүя йокыга талган”, – дип сүзен башлады, авыл белән бер яшь, 90 яшьлек Галисгар ага Хаҗиев.

“Авыл оешканда биредә 12 хуҗалык була. Галләм бабай Актаныш районына баргач, Байсар авылы исемен ошатып кайта. Аның тәкъдиме белән авылга әлеге атаманы бирәләр. Үзем – балта остасы. Авылда минем кул кермәгән йорт юк. Авыл белән мин дә гомер көзләренә кердем”, – диде ул.

Ә Байсар клубында авыл бәйрәме гөрли. Кайт­кан кунаклар да бик күп, арада таныш йөзләр дә бар. Сәхнәдә үз көчләре белән авылдашлар тарафыннан әзерләнгән концерт бара. Хәзер авыл көннәре уздыру гадәткә кереп бара. Хәлле авылдашлары булганнар, мондый бәйрәмнәргә эстрада артистларын чакырып, авылдашларына, якташларына бүләк ясый.

“Бәйрәмне оештырырга барлык авылдашларыбыз булышты. Аеруча Фердинат Мәҗитовка рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәрвакыт ике авылны да ярдәменнән ташламый. Нинди генә чара булса да, без бирегә җыелабыз. Мәчетебез булмагач, клубта дини бәйрәмнәрне дә үткәрәбез. Авыл халкы үткәрелә торган чараларга битараф түгел, шунысы сөендерә”, – диде Мәсхүдә ханым.

Бәйрәм азагында клуб ишегалдына истәлек өчен агачлар утыртылды. Үтәр еллар, әлеге агачлар үсеп китеп, Байсар авылының тарихын киләчәк буыннарга сөйләр, читтәге авылдашлар кайтып, әлеге агачларга күз төшереп, үзенең нәселен, авылда үткән балачакларын исенә төшерер.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*