Филология фәннәре докторы, профессор, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова тюрколог-ономатолог, тел галиме Гомәр Саттаровның студентларга атап шигырь язуын искә алды.
«Гомәр Саттаровта укыган студент-кызлар бик бәхетле иде: ул һәрберебезгә атап шигырь яза иде. Язмаса, шунда ук уйлап чыгарып сөйли. Исемнәр бакчасы аның поэзиясенең бер юнәлеше иде», – диде ул галимнең 90 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә.
Аның әйтүенчә, Гомәр Саттаров тау ягында туып үскән һәр кешене үзенең якташы дип санаган. «Мин дә шул яктан булганга: «Нихәл, якташ, Һади Такташ?» – дип сорый иде. Гомәр аганың һәрвакыт рифма белән сөйләвен коллегалар хәтерлидер. Без бик бәхетле буын: Гомәр абыйда укыдык, озак еллар аның белән эшләдек. Без аннан тәҗрибәгә өйрәндек, белем тупладык», – диде ул.
«Гомәр абый лексикограф иде, һәм безне дә шушы юнәлештә эшләргә өндәде. Без беренче курста укыганда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» китабын табып алып килергә кушты. Сүзлекне алып килеп күрсәткәч, болай дип яздырды: «Бу китап Гомәр Фәизович Саттаров кушуы буенча шул елны сатып алынды». Бүгенге көндә дә безнең өйдә өч томлы аңлатмалы сүзлек бар, анда Гомәр абыйның култамгасы саклана», – диде Әлфия Йосыпова.
Диссертацияләр тикшергәндә Гомәр Саттаров эшнең эчтәлегенә һәм әдәбият исемлегенә игътибар иткән. «Сорау яудыра иде. Аның белмәгән хезмәте юк. Син аны укыганмы-юкмы, болай гына язганмы – Гомәр абый сиңа шул вакытта ук бәясен бирә. Яклаулар вакытында һәр аспирантка: «Минем сиңа өч соравым бар», – дигәнен хәтерлибез. Ул өч сорау я биш, я җидегә әйләнә. Аспирант аның «өч соравы»на җавап бирергә тиеш иде», – диде галимә.
«Гомәр абый дәресенә бару бәйрәм иде. Матур сүз, зәвыклы сөйләм, шигырь белән авыр теоретик материалны аралаштырып бару студентларны җәлеп итә иде. Татар теле лексикологиясе, тел укыту методикасы һ.б. ул укыткан фәннәр җиңел булмаса да, ул материалны җиңел итеп тәкъдим итә иде», – диде профессор.
Искә алу кичәсен КФУның татар тел белеме кафедрасы оештырды.