tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырабыз
“Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырабыз

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырабыз

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүче һәм Рәхмәт хатына лаек булучы балаларны 16 нчы декабрь көнне 12.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы бинасына чакырабыз. Адресы: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2022 нче елның 3 нче ноябрендә башланып, 27 нче ноябрьдә тәмамланды. Бәйгедә барлыгы 500 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде.

Конкурска видеоязмаларны Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән, Буа, Мамадыш, Актаныш, Биектау, Арча, Кукмара, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Лаеш, Лениногорск,  Балтач, Баулы, Минзәлә, Кайбыч, Мөслим, Саба, Әгерҗе, Әлки, Чүпрәле, Сарман, Нурлат, Питрәч, Тукай, Әтнә, Зәй районнарыннан алдык. Россия төбәкләре арасында Чувашия, Башкортстан рйоннары, Ульяновск, Түбән Новгород, Төмән, Пенза, Свердловск, Омск, Оренбург, Самара өлкәләре Һәм Кыргызстан республикасында яшәүче балалар әниләренә багышлап язылган шигырьләрне юллады. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Җиңүчеләр исемлеге:  

1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында:

I урын – Динә Әфризунова (Свердловск өлкәсе)

I урын – Айсылу Вәлиева (Мамадыш районы)

II урын – Галиәскар Сидеев (Әтнә районы)

II урын – Алия Габдрахманова ( Актаныш районы)

III урын – Алия Хәлиуллина (Кукмара районы)

III урын – Әминә Соловьева (Ульяновск өлкәсе)

5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында:

I урын – Зәринә Баранова (Зәй районы)

I урын – Илнара Гыйниятуллина (Биектау районы)

II урын – Рәмис Арсланов (Мамадыш районы)

II урын – Элина Трофимова (Зәй районы)

III урын – Надия Мөхәммәтҗанова (Төмән өлкәсе)

III урын – Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы)

9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында:

I урын – Зәринә Багаутдинова (Чувашия Республикасы)

II урын – Әнисә Әбүзәрова (Пенза өлкәсе)

III урын – Карина Гыймазова ( Башкортстан Республикасы)

Рәхмәт хатларына лаек булучылар: 

Дилә, Самат, Кәрим Мөхетдиновлар (Казан шәһәре)

Язгөл Садриева (Актаныш районы)

Ранил Салихҗанов (Биектау районы)

Сәйдә, Сәйдәш Мөхәммәдиевлар (Арча районы)

Зифа Вәлиева ( Арча районы)

Рамил Шархимуллин (Төмән өлкәсе)

Камал, Хәким Хәсәновлар (Казан шәһәре)

Ангелина Асылбаева (Актаныш районы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*