2015 нче елның 4 нче июнендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә әлифба авторлары С.Г. Вагыйзов, Р. Г. Вәлитованың исемен
мәңгеләштерү, алар төзегән әлифбаның 50 еллыгы уңаеннан, Әлифбага һәйкәл ачу тантанасы һәм республикакүләм “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмдә Арча муниципаль районы җитәкчесе Нуриев И. Г., Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Шакиров Д. Ф., шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Дәүләт советы депутаты Вәлиев Р.И., Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Габдрахманова Г.З., республикабызның танылган шәхесләре: язучылар, журналистлар, галимнәр, мәгариф хезмәткәрләре, Сәләй Гататовичның якташлары – Самара өлкәсе вәкилләре, шәкертләре катнашты.
Шулай ук Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән иң актив 7 студентка конгрессның стипендиясен тапшырды.