Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әлифбага һәйкәл ачу тантанасы  һәм Республикакүләм  “Әлифба бәйрәме”
Әлифбага һәйкәл ачу тантанасы  һәм Республикакүләм  “Әлифба бәйрәме”

Әлифбага һәйкәл ачу тантанасы  һәм Республикакүләм  “Әлифба бәйрәме”

2015 нче елның 4 нче июнендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә әлифба авторлары С.Г. Вагыйзов, Р. Г. Вәлитованың исемен

мәңгеләштерү, алар төзегән әлифбаның 50 еллыгы уңаеннан, Әлифбага һәйкәл ачу тантанасы һәм республикакүләм “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмдә Арча муниципаль районы җитәкчесе Нуриев И. Г., Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Шакиров Д. Ф., шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Дәүләт советы депутаты Вәлиев Р.И., Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Габдрахманова Г.З., республикабызның танылган шәхесләре: язучылар, журналистлар, галимнәр, мәгариф хезмәткәрләре, Сәләй Гататовичның якташлары – Самара өлкәсе вәкилләре, шәкертләре катнашты.

Шулай ук Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән иң актив 7 студентка  конгрессның стипендиясен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*