Бу көннәрдә язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Әлки районында иҗади сәфәрдә булды. Ул Базарлы Матак авылында, районның төбәк тарихын өйрәнү музеенда җирле зыялылар – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, газета хезмәткәрләре белән очрашты. Район үзәгендә булган бу очрашуга тирә-күрше авыллардан да килгәннәр иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Фәүзия Бәйрәмова узган ел бу музейда татар тарихына, якташлары галим Сәет Вахиди язмышына багышланган зур чарада катнашкан иде.
Быел да сөйләшү шушы юнәлештә дәвам итте. Лисенков исемендәге музей директоры Платонова Мария Андреевна, саф татар телендә, районда төбәк тарихын өйрәнү буенча алып барылган эшләр турында сөйләде. Инде Карга, Камка, Карамалы авыллары турында китаплар басылып чыккан, хәзер Алпар-Татар Мулла, Сәлмән авыллары тарихы язылып ята икән, киләсе елга Әлки районы энциклопедиясе дә дөнья күрергә тиеш.
Очрашуда шулай ук Әлки районы хакимият башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, “Әлки хәбәрләре” газетасы редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Азат Низамиев та катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Әйе, алар дөрес ассызыклаганча, борынгы Биләр төбәгенә урнашкан Әлки районы милләтебезгә зур галимнәр, сәнгать әһелләре, язучылар биргән як. Биредә татар язучылары Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Фәхри Әсгать, Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Мөдәррис Вәлиев, Бикә Рәхимова, Ил Газиз, Әсрар Галиев һәм башкалар туып үскән. Шулай ук бу төбәк татар дөньясына Галия Булатова, Әзәл Яһудин, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсгать Хисмәтов, Мирсәет Сөнгатуллин кебек талант ияләрен дә биргән. Әлки төбәге галәм киңлекләрен өйрәнә торган дистәләгән галим үстергән, шуңа күрә биредәге музейда космонавтлар да еш була, аларга аерым заллар багышланган.
Фәүзия Бәйрәмова исә үзенең чыгышын археограф-галим, мәгърифәтче, репрессия корбаны Сәет Вахиди турында сөйләүдән башлады. Ул музейга Сәет Вахидиның 130 еллыгы уңаеннан уздырылган фәнни конференция материаллары тупланган җыентыкны тапшырды. Шулай ук үзенең яңа дөнья күргән “Сибирская цивилизация” һәм «Гөләйза” китапларын бүләк итте. “Гөләйза” романында Сәет Вахиди тарафыннан көчләп чукындырулар турында тупланган материалларны да файдалануын әйтте, әсәрдә төбәкнең Ташбилге һәм Биктимер авылларында булган фаҗигале хәлләрнең дә чагылыш табуын сөйләде. “Сибирская цивилизация” китабына кергән тарихи очерклар арасында күренекле галим, репрессия корбаны Михаил Худяков турында да язма барлыгын, аның исә Сәет Вахиди белән дус булуын, ул ачкан хезмәтләрдән дә файдалануын әйтте.
Фәүзия Бәйрәмованың әйтүенчә, Сәет Вахиди – бу төбәктән чыккан иң билгеле галим-археограф, ул эзләп тапкан һәм өйрәнеп, фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән Сахибгәрәй хан ярлыгы үзе генә дә ни тора! Һәм халыктан берәмтекләп җыелган меңнәрчә борынгы чыганак, кулъязма-китаплар! Әмма аларның әле чиреге дә яңадан халыкка әйләнеп кайтмады, архив киштәләрендә, “Мирасханә” тартмаларында үз чиратын көтеп ята бирә. Узган ел Казандагы “Мирасханә” җитәкчелеге Сәет Вахиди хезмәтләренең күчермәсен Базарлы Матак музеена бирергә вәгъдә иткән иде, әмма ул хәзергә коры сүз булып кына калган. Шулай ук узган елгы җыелышта килешенгәннәрнең дә кайберләре үтәлмәгән – урамнарга аның исеме бирелмәгән, Ташбилге авылында 1912 елда Сәет Вахиди ачкан мәктәпкә истәлек тактасы куелмаган. Алай да, Ташбилге авылы китапханәсе мөдире Рузалия Абдуллинаның әйтүенчә, узган елгы очрашулардан соң авыл халкында Сәет Вахиди шәхесе белән кызыксыну нык арткан. Узган ел Фәүзия Бәйрәмова тарафыннан китапханәгә бүләк ителгән “Рухи мирас. Эзләнүләр һәм табышлар” җыентыгын да халык чират торып укыган, чөнки ул якташлары Сәет Вахидига багышланган. Шулай ук Ташбилге авылында Сәет Вахиди тормышы һәм мирасы буенча зур очрашу да булган.
Музейда очрашу узган тарих һәм бүгенге көн мәсьәләләре белән үрелеп барды, Фәүзия Бәйрәмовага телебезнең алдагы язмышы, иҗаты, милли сәясәт турында да күп сораулар бирелде. Әлки районында да мәктәпләрдә татар теленең хәле алай мактанырлык түгел, ул авылларда сакланып килсә дә, Базарлы Матакның үзендә урыс теле өстенлек итә. Дөрес, бу авыл элек-электән урыс-чуваш авылы булды, әмма район үзәген монда күчергәч, татарлар саны нык артты, шуңа карамастан, төп укыту рус телендә калган. Билгеле булганча, хәзер хәлләр тагы да катлауланды, төбәктә татар телен саклау буенча төп җаваплылык җирле зыялылар, татар теле укытучылары, китапханәче һәм газета хезмәткәрләре, музейда эшләүчеләр җилкәсенә күчте. Бу очрашуда менә шуларның барысын да уртага салып сөйләштеләр һәм киңәштеләр.
Узган елгы һәм быелгы очрашуларда даими катнашкан милли рухлы, иманлы милләттәшебез Гөлсинә Морадимова чыгышы да беркемне битраф калдырмады. Шушы музейның милли чигеш-киемнәрен файдаланып, ул ике ел рәттән инде Төркиянең Анталия шәһәрендә Сабантуйда татар ризыклары күргәзмәсе оештыра. Гөлсинә ханым милләтебез турында горурланып сөйләде, татарларның кайда да туган телгә, иманга, милли традицияләргә тугры булып калуларын әйтте. Үз туган илебездә, үз туган җиребездә яшәгән татарлар өстендә дә бүген телебезне, тарихыбызны, динебезне саклау бурычы торганлыгын ассызыклады.
Фәүзия Бәйрәмова исә, очрашуны тәмамлап, Әлки якларына, борынгы Биләр төбәгенә зур ихтирам белән каравын, бирегә яратып килүен, язучы буларак, иҗатында да бу бөек тарихны чагылдырасы килүен әйтте. “Әлки төбәге үзенең җир куенында әле ачылмаган серләр саклый, – диде ул. – Түбән Әлки авылы янындагы 3500 еллык борынгы курган, Нухрат авылы янындагы беренче кешеләрнең торак урыны, Болгар чорларыннан калган Матак, Нухрат, Сувар, Төгәлбай, Камка кирмән-кала урыннары, район территориясендәге 126 курган әнә шундыйлардан. Килер бер көн – җир куенындагы бу тарихи серләр барысы да ачылыр, Әлки төбәге, Сәет Вахиди хыялындагыча, бар дөньяга үзенең борынгы тарихы белән танылыр әле! Хәзергә ул, Тукайлы Арча, җыр-биюле Актаныш, Президентлы Саба ышыгында, тыныч кына яшәп ята, үз вакытын көтә… Яңа Сәет Вахидиларның тууын көтә… Тарихи Биләр-Әлки төбәген дөньяга таныту өчен, Сәет Вахидиның мирасын милләткә кайтару өчен мин дә кулымнан килгәнне эшләрмен…”
Базарлы Матак авылындагы бу тарихи очрашу “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.