tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөю белән генә канатлы мин, сөю белән генә мин кеше
Сөю белән генә канатлы мин, сөю белән генә мин кеше

Сөю белән генә канатлы мин, сөю белән генә мин кеше

Ерак тамырлары Татарстанның Тәтеш районына барып тоташкан, Омск өлкәсендә туып үскән, Омскида яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәкыя Якубованың “Сөю хакына” дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрде. Китап “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә нәшер ителде, мөхәррире һәм корректоры Шәмсия Җиһангирова.

Җыентыкта авторның татар һәм рус телләрендә төрле елларда иҗат иткән шигырьләре, төрле мәкалә-язмалары тупланган. Ниһаять, Омскида әлеге басманы тәкъдим итү кичәсе булып узды. Оештыручылар – Омск татарларының “Татар дөньясы” гәзите редколлегиясе. Өч сәгатьтән артык барган кичәдә кыскача Рәкыя ханымның тормыш юлы, гомумән, иҗаты турында сүз барды, күп шигырьләре укылды. Музыкаль белемем юк, әмма йөрәктән көй агылып чыкса – нәрсә эшләргә, ди ул. Һәм берничә шигыренә үзе үк көй дә чыгарган.

Ул җырларны хәзер Казанда яшәүче Сабина Агафурова башкара, кичәдә аның язмалары яңгырады. Китап “Сөю хакында”, дип атала.”Сөю белән генә канатлы мин, Сөю белән генә мин кеше. Сөю белән генә ант итәм мин, Сөю белән генә мин яшим”, дип яза Рәкыя Якубова. Сөю-ярату, үзеңә насыйп ярыңны гына түгел, кешелекне, кешеләрне, туган телеңне, туган җиреңне, бар җиһанны ярату, кешеләргә матурлык, изгелек өләшү – аның һәр шигырендә, мәкалә-язмаларында чагыла. Шигырь язуым, фикерләү рәвешем, ди ул.

Кытайда туып үскән милләттәшебез Ильяр Габит шигырендәгечә, “Син татармы? Әйе, мин татар!”-дип, Чын күңелдән әйтә аласыңмы?” – Әлбәттә, Рәкыя Якубованы чын татар, дип, чын күңелдән, кычкырып әйтеп була, Себер җирендә, рус мөхитендә яшәп, үз телен камил белүче, халкын данлаучы, шигырьләре аша аларның тормышы-яшәеше, Себер җиренең гүзәллеге турында халкыбызга белдерүче Рәкыя ханым турында шулай әйтү һичшиксез дөрес булыр иде.

Бүгенге катлаулы тормышта, җылы яңгырлар бүтән явармы?! – дип сорасалар, Рәкыя Якубованың җавабы әзер – явар, һичшиксез явар, бары тик үзара җылы мөнәсәбәттә, бер-беребезнең кадерен белеп, дус-тату яшик. Кичәгә килүчеләр арасында Рәкыя Якубованың иҗаты белән таныш булмаган кешеләр дә, яшь буын вәкилләре дә бар иде. Алар үзләре өчен олы бер ачыш ясадылар, дип ышанасы килә.

Розалия Сайганова
Омск өлкәсе

 

Один комментарий

  1. Фәүзия Бәйрәмова

    Бу китапка кереш сүзне мин язган идем…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*