Әлмәт мөхтәсибәте татар телендә вәгазь осталыгы буенча «Әйтер сүзем бар» исемле дини бәйге игълан итә.
Конкурста 9 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Балаларга ата-аналар яки зурлар белән катнашырга рөхсәт ителә.
Конкурс өч яшь категориясе буенча үткәрелә аларның һәрберсендә өч призлы урын бирелә:
– “кече төркем” – 9-12 яшьлек балалар;
– “урта төркем” – 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар;
– “өлкән төркем” – 18 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар;
– дин әһелләре өчен аерым номинация.
Конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән темаларга татар телендә вәгазьләр язарга кирәк. Эшләрне 2022 елның 12 декабренә кадәр [email protected] почтасына җибәрергә кирәк.
Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәләр.
Тулырак мәгълүматны оештыручылар телефоны буенча белергә була: 89179316571