tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт мөхтәсибәте «Әйтер сүзем бар» дигән вәгазь бәйгесе игълан итте
Әлмәт мөхтәсибәте «Әйтер сүзем бар» дигән вәгазь бәйгесе игълан итте

Әлмәт мөхтәсибәте «Әйтер сүзем бар» дигән вәгазь бәйгесе игълан итте

Әлмәт мөхтәсибәте татар телендә вәгазь осталыгы буенча «Әйтер сүзем бар» исемле дини бәйге игълан итә.

Конкурста 9 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Балаларга ата-аналар яки зурлар белән катнашырга рөхсәт ителә.

Конкурс өч яшь категориясе буенча үткәрелә аларның һәрберсендә өч призлы урын бирелә:

– “кече төркем” – 9-12 яшьлек балалар;

– “урта төркем” – 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар;

– “өлкән төркем”  – 18 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар;

– дин әһелләре өчен аерым номинация.

Конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән темаларга татар телендә вәгазьләр язарга кирәк. Эшләрне 2022 елның 12 декабренә кадәр [email protected] почтасына җибәрергә кирәк.

Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәләр.

Тулырак мәгълүматны оештыручылар телефоны буенча белергә була: 89179316571

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*