«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә Россия төбәкләреннан Башкортстанның Нефтекама шәһәре 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова, Татарстаннан — Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова җиңде.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.
Бәйгенең зона этаплары агымдагы елның февраль-март айларында 9 зонада 53 укытучы катнашында үткәрелде, Россия төбәкләреннән 20 укытучы дистанцион формада катнашты.