tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021»  бәйгесенә нәтиҗә ясалды

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә Россия төбәкләреннан Башкортстанның Нефтекама шәһәре 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова, Татарстаннан — Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова җиңде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Бәйгенең зона этаплары агымдагы елның февраль-март айларында 9 зонада 53 укытучы катнашында үткәрелде, Россия төбәкләреннән 20 укытучы дистанцион формада катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*