

“Җәлил укулары” бәйгесе халыкара дәрәҗәдә беренче тапкыр уздырылуга карамастан, әлеге конкурста Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Бельгия, Төркия кебек чит илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче балалар катнаша.
Өченче турга видеоязма рәвешендә кабул ителгән һәр чыгышны карап чыкканнан соң, жюри әгъзалары, мөгаллимнәр балаларны мондый бәйгеләргә әзерләгән вакытта, балалар өчен язылган әсәрләргә күбрәк игътибар юнәлтсеннәр иде, дигән теләкләрен җиткерде. Шулай ук, бәйгегә видеоязмалар төшергәндә, креатив алымнар һәм заманча технологияләр кулланып эшләүнең өстәмә баллар китерә алу мөмкинлеге дә искәртеп үтелде.
Катнашучыларның чыгышларын бәяләү барышында, балаларның татар телен белү дәрәҗәсе аерым критерий буларак бәяләнде. Жюри әгъзасы – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талипов “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашучыларның тел белү, әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләп: “Яшь буынның шулай матур итеп татарча сөйли белүе сөендерә”, – дип белдерде.
“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең һәр номинациясендә җиңүчеләре исемлеге тиздән безнең сайтыбызда урын алачак.