tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатыйх Кәримнең музей йорты Татарстан Хөкүмәте һәм авылдашлары хисабына төзекләндереләчәк
Фатыйх Кәримнең музей йорты Татарстан Хөкүмәте һәм авылдашлары хисабына төзекләндереләчәк

Фатыйх Кәримнең музей йорты Татарстан Хөкүмәте һәм авылдашлары хисабына төзекләндереләчәк

Татарстан хөкүмәте Фатыйх Кәримнең музей йортын төзекләндерүгә акча бүлеп биргән. Бу хакта бүген патриот шагыйрьнең 110 еллыгы хөрмәтенә оештырылган искә алу чарасында танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев әйтте.

“Бөтендөнья татар конгрессы соравы буенча, Васил Шәйхразиев тәкъдиме буенча Татарстан Президенты Фатыйх Кәрим музеен төзекләндерү өчен яхшы гына суммада акча бүлеп бирде”, – диде Римзил Вәлиев.
Сүз Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында урнашкан музей-йорт турында бара.

“Фатыйх Кәримгә игътибар арта бара. Без айга берничә мәртәбә Ләйлә ханым белән очрашуларга йөрибез”, – диде Фатыйх Кәрим белән авылдашлар булган һәм шагыйрьнең иҗатын актив пропагандалаучы журналист.

“Безнең Бишбүләк районының Ает авылында Фатыйх Кәримне искә алу – иң зур чара. Аның туган йорты урынында музей салынды. Аның 1999 елда ул вакыттагы район хакиме авылдашыбыз Илдар Гыймаев эшләтте. Ул музейда ел саен Фатыйх Кәрим укулары үтә”, – дип мәгълүмат бирде.

Римзил Вәлиев Фатыйх Кәрим урамындагы скверда аның һәйкәлен булдыру теләген искәртеп үтте.

“Музей йортын төзекләндерү эшен Татарстан хөкүмәте һәм Башкортстанның Бишбүләк районы бергәләп башкарачак. Ремонт эшләренең бер өлешен Ает авылылыннан чыккан кешеләр күтәрә”, – дип ачыклык кертте Римзил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*