Әтнә үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган акция узды.Яшь укучылар иң ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен язып йөрәк формасында матур открыткалар ясадылар, ә беренче сыйныф укучыларының нәни куллары әниләренең портретларын сурәткә төшерделәр.
Әни – дөньядагы иң кадерле кеше. Әниләребезнең назлы карашыннан шатлык бөркелә, ә йомшак куллары җылылык һәм наз бирә. Әни авыр минутларда юатучы, ярдәмче. Ул кичерә, ярата һәм иркәли ала. Җирдәге иң кадерле һәм яраткан кеше – әни турында яхшы һәм гыйбрәтле китаплар укыгыз.
Әниләр яраткан балаларыннан Һәрвакыт игелек һәм хөрмәт хисе тоеп яшәсеннәр. Аларның йөзләрендә елмаю һәм күзләрендә шатлыклы очкыннар гына балкысын.
Чыганак: atnya-rt.ru