tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары җыела башлады
Казанга “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары җыела башлады

Казанга “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары җыела башлады

2023 елның 27-28 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын үткәрә, анда Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын эре татар эшмәкәрләре катнашачак. Агымдагы елда Форум программасы Казанда узачак. Әлеге минутларда Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә форум катнашучыларын теркәү бара.

Форумның ике көнлек программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә сәфәрләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать объектларына бару бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

Әлеге форумның югары нәтиҗәлелеген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов ассызыклый. Рөстәм Нургали улы билгеләп үткәнчә, форум Татарстаннан читтә яшәүче татар эшмәкәрләрен берләштерү чарасы булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*