tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли хәзинә» балалар hәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үтәчәк
«Милли хәзинә» балалар hәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үтәчәк

«Милли хәзинә» балалар hәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үтәчәк

Казан Федераль университеты «Милли хәзинә» балалар hәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үткәрә.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.

Бәйгенең номинацияләре: нәфис сүз, яшь язучы, яшь журналист, җыр, инструменталь башкару, хореография, вокал-уен кораллары ансамбле, вокал-хореография ансамбле, мода театры, декоратив-гамәли иҗат, мәгълүмат мохите дизайны, реклама һәм нәшрият эше, рәсем, театр, педагогик эссе, тәрҗемә.

9-11 сыйныф укучылары hәм урта hөнәри белем бирү оешмасы студентлары иҗади эшләрен 1 декабрьгә кадәр онлайн тапшыра ала.

Гаризалар һәм конкурс эшләрен 3 ноябрь – 30 ноябрь кабул итәләр (видео, фото), 11 – 13 декабрь гариза, эшләрне карау, җиңүчеләрне ачыклыйлар. 14 декабрь гала-концертта җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

  • Эшләр электрон форматта [email protected] адресына кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе һәм гаризаның анкетасы белән Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең Вконтактедагы төркемендә танышып була.

Чыганак: tatar-inform

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*