tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XVI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының икенче көне башланды
Казанда XVI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының икенче көне башланды

Казанда XVI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының икенче көне башланды

Бүген Казанда XVI “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының икенче көне старт алды. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 14 чит илдән 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнаша.

Бүген катнашучылар авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате һ.б. юнәлешләр буенча предприятиеләргә барачаклар. Предприятиеләр белән танышканнан соң форум делегатлары авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алышу өчен Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак.

Шулай ук «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Форумның ачылыш тантанасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен) узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*