tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» – дуслык күпере
«Салават күпере» – дуслык күпере

«Салават күпере» – дуслык күпере

Самара өлкәсендә төрле ра­йон­нарында яшәүче та­лантлы якташларыбызны бер­ләш­те­рүче чара быел мах­сус хәрби операциягә багыш­ланган иде.

Фестивальне «Башкортлар корылтае» Самара җирендә яшәүче халыкларның туган телен һәм үзенчәлекле мә­дәниятен, үзаңын сак­лап калу максатыннан өлкә Мә­дәният министрлыгы, шә­һәр администрациясе, Халыклар дуслыгы йорты яр­дәме белән оештыра.

– Дистә елдан артык, ел саен шушындый матур чарага җыела алуыбыз өчен, иң элек, фестивальгә нигез салучы Зөл­хиҗә ханым Шә­рәфетдиновага зур рәх­мәт­ләребезне җиткерәсем ки­лә, – дип башлады сәламләү сү­зен корылтай рәисе Камилә Сизякова. – Элек бу чара мәк­тәпләрдә, аннан соң шә­һә­ребезнең Халыклар дуслыгы йортында уза иде. Катнашучылар саны елдан-ел арта барды. Ниһаять, без зур бер тату гаи­лә булып, Мәдәният йорты залын тутырырлык дә­рә­җәгә җиттек, Аллага шөкер! Һәрвакытта да шулай яшик, дуслык җепләребез өзел­мә­сен! – дип чараны ачып җи­бәрде җитәкче.

Рәүдә Шәймарданова җи­тәкчелегендәге «Ләйсән» баш­­корт халык ансамбле, Боль­шая Черниговка рай­о­­нының Таллы Мә­дә­ни­ят йорты каршында эш­ләп килүче «Родные напевы» («Туган моңдар») башкорт халык үзешчән ансамбле һәм «Колокольчики» хорео­графия коллективы, Ыргыз бистәсенең «Ыргыз нурлары» ансамбле, «Ак Булак» казах якшәмбе мәктәбе, «Заря» мәдәният йортында төпләнүче «Заман» фольклор балалар ансамбле, «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию театры, “DAGDANCE_SCHOOL” Кавказ яшүсмерләр ан­самбле һәм «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле солистлары Илнур Салихов һәм Искәндәр Әхмәтов фестиваль кунаклары өчен искиткеч матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, фойеда милли ризыклар күргәзмәсе һәм осталык дәресләре оештырылган иде. Теләгән һәркем башкорт, татар, казах, таҗик халык ашларын авыз итә һәм үзен кул эшләрендә сынап карый алды. Чарадан олысы-кечесе, яше-карты күтәренке күңел, яхшы кәеф белән таралышты.

Халыклар дуслыгын ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә, мәдәни традицияләрне сак­лауга багышланган фестиваль буыннар арасындагы кү­пер булып, озак еллар өлкә халыкларын берләштереп тор­сын иде!

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*