Яшь әти-әниләр Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасын үз итәләр. Аның эш юнәлеше татар телен, йолаларын саклау булса да, хәтта рус милләтеннән булганнар да әлеге бакчага йөрергә тырышалар. Быелгы татар төркеменә 32 сабый килгән. 16 октябрьдә нәниләр беренче тапкыр әти-әниләренә бик матур бәйрәм күрсәттеләр.
Бу сабыйларның күбесе әле сүзләрне дөрес итеп әйтә дә белмиләр. Әмма тәрбиячеләр аларны әти-әниләре алдына чыгып, шигырьләр сөйләргә өйрәткәннәр инде. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр булып та киенеп чыктылар. Бәйрәмгә килгән Сөмбелә апалары белән бергәләп “Ак калач” дигән җырлы уенда катнаштылар. Уен кораллары: кашыкларда, кыңгырауларда уйнадылар. Бәйрәм ахырында аларга тантаналы рәвештә энҗе бөртекләре тапшырылды.
Быелгы нәниләр төркемен Ләйсирә Юсупова белән Лилия Колесникова җитәкләячәк. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узсын өчен бакча коллективы җитәрлек көч куйган. “Аларны җырларга, биергә генә өйрәтергә, үз яшьләренә тиешле уку программасын да бирергә кирәк. Һәр бала үз сүзле, һәрберсенең үз холкы бар. Кайбер балаларны хәтта түгәрәккә дә бастырып булмый. “Бу күлмәкне кимим, калфак кирәкми”, – дип елаучылар да бар. Кайберсе: “Я не хочу”, – дип кенә җавап бирә. Әлбәттә, әти-әниләре дөрес тәрбия биргән балалар белән эшләү җиңелрәк. Безнең төркемгә игезәк Марат белән Булат йөриләр. Аларны бакчага әти-әнисе парлап алып киләләр, парлап алып кайтып китәләр. Бакчага килгәч тә, балаларга кулларын юарга кушалар. Кайтканда, төркемдә иң соңгы булып калсалар да, көйсезләнмиләр. Алар әти-әниләренең эштә икәнлеген аңлыйлар. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнүче Алия ипигә бик сак каравы, сабыр итә белүе белән башкалардан аерылып тора. Мәрдановлар гаиләсе инде өченче улларын безнең бакчага китерделәр. Саматның ике апасы да 107нче балалар бакчасына йөрделәр. Алар безнең йолдызчыклар иде. Салават уйнаганнан соң уенчыкларын җыештырып куя белүе белән иптәшләреннән аерылып тора. “Балалар, әйдәгез, уенчыкларны җыябыз”, – дип әйтсәм дә, кайбер балалар урыннарыннан кузгалмыйча утыралар. Ә Салават соңгы уенчыкка кадәр җыеп куя”, — дип сөйләде Ләйсирә Наил кызы.
Балаларына дөрес тәрбия бирүдә аерылып торган әти-әниләрнең үзләре белән якыннан аралашырга булдым. Гөлнара Мәрданова 107нче бакча кулланышка тапшырылган елда олы кызын бирегә алып килгән. Гөлнара үзе татарча белми. Балалары бакчада татар телен өйрәнә башлагач, алар белән бергә көнкүрештә кулланылучы бик күп кенә сүзләрне өйрәнгән. Резеда Рәхмәтуллина кызы Алиянең бу бакчада йөрүенә бик сөенә. “Мондагы коллектив бик ошый. Тәрбиячеләрдән алып бакча мөдиренә кадәр бик яхшылар. Мин үзем “Әткәй, әнкәй”, — дип үскән идем. Олы кызым монда йөри башлагач: “Әнием, әтием”, — дип әйтергә өйрәнде. Хәзер өч балабыз да безгә матур итеп “Әнием, әтием”, – дип дәшәләр. Мин бакча коллективына балаларны милли рухта тәрбияләүләре өчен бик рәхмәтле”, — диде.
Игезәк уллар тәрбияләүче Альберт Фәхретдинов бәйрәмдә катнашучы бердәнбер әти иде. Ул да бакчада милли тәрбия бирелүенә бик сөенә. “Балалар татар телен, йолаларны кечкенә чактан үк белеп үсәргә тиеш”, — ди.
107нче балалар бакчасының Колхозная урамында урнашкан икенче корпусы бар. Анда яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар йөри. “Республиканың тәҗрибә мәйданчыгы буларак, быел әлеге корпуста кечкенә балалар белән эшләү алымын күрсәтәчәкбез. Август аенда әти-әниләр белән җыелыш уздырганда, бер баланың әнисе: “Минем балам русча белми. Бу корпуста да татар төркеме ачарга сезнең мөмкинлегегез бармы?” – дип сорады. Монда да татар төркемен ачтык. Балалар татар сүзләрен, уеннарын өйрәнәчәкләр”, – диде бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова.
Бәйрәм барышында һәр кызның башында матур калфаклар булуына игътибар иттем. Татар теле белгече Ләйсирә Юсупова ел саен бакчага балаларын биргән әниләр белән калфак тегү буенча остаханәләр уздыруын һәм һәр баланың үзенең шәхси калфагы булуын әйтте. Телебезне, йолаларыбызны, милли киемнәребезне саклауга үзләреннән зур өлеш кертүче 107нче балалар бакчасы коллективы үзе дә энҗе бөртегенә тиң.
Рилия Закирова