tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районы Түбән Тархан авылында Илгизәр Галиев иҗатына багышланган кичә узды
Тәтеш районы Түбән Тархан авылында Илгизәр Галиев иҗатына багышланган кичә узды

Тәтеш районы Түбән Тархан авылында Илгизәр Галиев иҗатына багышланган кичә узды

Түбән Тархан клубында Илгизәр Галиев иҗатына багышланган “Иҗат җимешләрем – гомер кичерешләрем” кичәсе узды. Анда районның Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, Илгизәр Шәриф улының якташлары, авылдашлары катнашты. Биредә эчтәлекле чыгышлар, үзешчәннәр башкаруындагы матур җырлар яңгырады.

Шуны искәртик, районда уздырылган һәр бәйрәм, иҗат кичәләре җирле “Ак калфак” оешмасы катнашында үткәрелә. Оешма җитәкчесе Рима Сафиуллова Илгизәр абыйны  олы бәйрәме белән котлап, Рәхмәт хаты һәм буләкләр тапшырды.

Сания Сәмигуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*