Бүген Әлки районы белән танышкан VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены вәкилләренә биредә тагын бер хуҗалык Татар Мулласы авылында Рамил Гыйматдинов гаилә фермасы күрсәтелде.

Картларның сөйләвенә караганда, Татар Мулла авылы башта Чирмешән ярында ук, Керән тавы дигән жирдә була. Әмма урманга, чишмә суына якын булсын дип, тора-бара авыл халкы менә шушы урынга кучеп утыра.
Авылнын киләчәге өметле. 1994 елда биредә Яна мәчет салып куйганнар.
Авылдагы 39 хуҗалыкта 95 кеше яши. Шушы кечкенә генә авылда 4 гаилә фермасы хезмәт итә. Гиматдинов Рамил Ислам улы Гиматдинов Фәрит Галләм улы, Фәттахов Тәлгат Гомәр улы улларының гаилә фермалары мөгезле эре терлек тотып, сөт җитештерәләр, ә Әсадуллин Рафис Равил улы сарыкчылык буенча эш итә.





