tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакировларның токымлы атлары
Бакировларның токымлы атлары

Бакировларның токымлы атлары

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегатлары өч төркемгә бүленеп, районның горурлыгы булган өч хуҗалыкны карап йөри, аларда эш алып бару тәҗрибәсе белән таныша. Төркемнәрнең берсе хәзерге минутларда Татар Әхмәте авылында – Фәнис Бакиров хуҗалыгында.

 

 

Татарстанның Әлки муниципаль районындагы Татар Әхмәте авылыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакиров татар-башкорт токымыннан булган атлар үрчетү белән шөгыльләнә.

“Бу атлар кышкы салкыннарга аеруча чыдам, – дип сөйли Фәнис Бакиров. – Без аларны иртә яздан басуга чыгарабыз, кыш кергәч кенә яңадан урыннарына кайтарабыз. Алар тау итәкләрендә дә, урманда да үзләренә азык таба ала. Алар өчен хәтта бүре дә куркыныч түгел – урманда очраган теләсә нинди ерткыч җанварга каршы торырга сәләтлеләр”.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 200 ләп шундый ат бар. Аларны Фәргать Бакиров һәм абыйлы-энеле Әмир һәм Дамир Нуруллиннар карый.

Фәнис Бакиров сүзләренә караганда, фермада ел саен 100-120 тай туа. Крестьян-фермер хуҗалыгында шулай ук эре мөгезле терлекләр дә бар. Ат итен һәм сыер итен фермер  “Казан” агросәнәгать паркында сата.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*