tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды
Әстерханда М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды

Әстерханда М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә. Бүген ул Әстерхандагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Муса Җәлил һәйкәле Әстерханда «Россия даны аллеясы» проекты кысаларында 2017 елның 13 маенда куела. Бөек шагыйрь һәм Патриот истәлеген мәңгеләштерү инициативасы Әстерхан җәмәгать эшлеклесе Аделя Умерова һәм «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистларына карый. Проект авторы – Краснодар скульпторы Александр Аполлонов.

Советлар Союзы Герое М. Җәлил һәйкәле Знаменск шәһәренең гарнизон начальнигы генерал-лейтенант Леонид Михолап ярдәме белән торгызылды. Әстерханда Мемориал очраклы гына барлыкка килмәгән: шәһәр үзәгендә Муса Җәлил хөрмәтенә аталган урам бар. Әстерханны татар шагыйре исеме белән күп нәрсә бәйли. Аның Түбән Иделдә булуы төбәкнең мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелә. Монда яшелчәчеләрнең хезмәте турында очерклар, мәкаләләр, балыкчылар турында шигырьләр туа.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*