Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Дуслык»татар милли мәдәнияте җәмгыяте офисында булды
Васил Шәйхразыев «Дуслык»татар милли мәдәнияте җәмгыяте офисында булды

Васил Шәйхразыев «Дуслык»татар милли мәдәнияте җәмгыяте офисында булды

Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыяте офисында булды. Биредә ул оешма активы белән очрашты.

Җәмгыять офисында Россия Герое Азамат Бердыевның Мактау бүлмәсе оештырылган, биредә Васил Шәйхразыев мемориалга чәчәкләр салды.

Оешмага 1989 елда нигез салынган һәм быел ул 35 еллык юбилеен билгеләп үтә.  “Дуслык” төбәктә татар милли мәдәниятен, татар халкының телен һәм тарихын саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән зур нәтиҗәле эш алып бара.

Милли Шура Рәисе очрашуда катнашучыларны күркәм дата белән котлады һәм бу еллар дәвамында оешманың татар мәдәниятенең чын йөрәгенә әверелүен, кешеләрне берләштерүен, бердәмлек һәм үзара аңлашу атмосферасын тудыруын билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*