“Әстерханга Венера Ганиева һәм “йолдызлар фабрикасы” килә дигән язулар шәһәр урамнарындагы афишаларда, өлкәбезнең татар телендә чыга торган “Идел” газетасында, интернетта язылды.

Бу инде аның беренче генә килүе түгел, ләкин аңа карамастан көчле алкышлар белән каршы алды аны тамашачы. Гадәттәгечә, алкышлар тынгач ул сәләмләшеп сүз башлады. Бу юлы үзенең берсеннән берсе уңган, талантлы шәкертләрен алып килгән Венера ханым. Бик матур иттереп аларны “минем җимешләрем” диеп тамашачы каршысына чакырып торды. Чынлап уйласаң дөрес тә бит, бу аның җимешләре, чөнки ул аларны бик күп көч куеп өйрәтеп, укытып зур сәхнәгә юл ачучы. Аларның һәр-берсе нинди дә конкурсның лауреатлары булып өлгергән инде.
Сәхнә түрендә яңа йолдызлар Вадим Захаров, Алсу Хәбибуллина, Илнур Еникеев,Инсаф Бәдретдинов, Рәмис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина,Ләйсән Садыйкова, Зөһрә Нәсипова, Әлфис Галиуллин кичә буе балкып тордылар. Күз яуын алырлык матур милли киемнәр кигән кызлар, егетләр бөтен тамашачының күңеленә кереп урын алдылар, дип ышанам, чөнки шыгрым тулы залда алкышлар озак туктамады. Венера ханым үзе дә кыйммәтле, затлы костюмнарын алыштырып кына торды. Сәхнәгә чыккан саен яңа костюм киеп шаян сүзләр белән шатландырып, күңелләрне күтәреп, бөтен булган дөнья мәшәкатләрен тамашачының оныттырып торды.Бик матур иттереп татарча гына түгел, башкорт телендә дә җырлаучы егет булды. Виртуоз музыкант, баянчы Әлфис Галиуллин баянда да уйнады, шулай ук җырлап та үтте . Безнең якташыбыз Рәмис Мөлюков та үзенең биюләре белән тамашачыны шак каттырды.

Тамашачылардан берничә фикер:
Мәрьям Ибраһимова һәм Нәзилә Рахматуллаева:
Мондый шәп тамаша әле күргәнебез булмады. Идел аша паромда чыгып, кырык чакрым юл узып килгәнебезгә бер генә дә үкенмибез. Рәхмәт Венера ханымга! Кабат килүен көтеп калабыз.
Гүзәл Сираҗетдинова, Рәшидә Курышева:
Җаным – тәнем белән ял итеп, ләззәт алдым бүгенге кичәдән. Шәпләрнең дә шәпләре булды бу тамаша.
Гөлсем Сәйфуллина:
Кодагыем мине еш концертларга йөртә, әммә бүгенге кебек әйбәт тамаша әле күргән булмады.
Сөембикә Мендигазиева:
Әстерханда булган һәрбер конертны карамый калганым юк. Бик әйбәт җырчылар, биючеләр киләләр безгә, әммә бүгенге тамаша барын да уздырды бугай. Рәхмәт сүзеннән гайри сүз әйтеп булмый Венера ханыма. Яңадан килсен шундый йолдызлар белән. Әлфирә ханым, Ильнур Еникеевка оештыручы буларак рәхмәтемне белдерәм.
Фәрдинә Жигалова, Әстерхан